Смена языка
русГавами урыннары ишегалды 20 декабрь – 15 гыйнвар
Яңа ел чыршысы
Яңа ел чыршысының тылсымлы матурлыгы һәм нәфислеге Гавами бинасы ишегалдында бәйрәм атмосферасы тудыра. Татар чибәркәенең купшы күлмәгенә игътибар белән күз салыгыз: анда гади яңа ел уенчыклары түгел – алар традицион татар бизәнү әйберләре рәвешендә эшләнгән. Хәтерлисезме, Кремль җирлегендә шундый ук формада яктырткычлар кайда бар? Гавами бинасында! Ул бина күршедә генә, анда һичшиксез кереп чыгыгыз.
Бәйрәм чыршысын караганда, уенчык атка аеруча игътибар итегез. Татар мәдәниятендә ат образы — көчле һәм матур. Шулай ук Спас манарасындагы биш очлы йолдызны кабатлаучы тылсымлы уенчыкны эзләп табыгыз!
Ярминкәләр эшләү дәверендә ишегалдында төрле форматтагы күңел ачу чаралары үтә. Мәсәлән, Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры гастрольләре узачак. Шулай ук Яңа ел мәйданчыгы өчен «Живой Город» фонды «Кыш Бабай төше» спектаклен куйды. Тулырак программа белән түбәндә танышырга мөмкин:
TopDog
Төрле тәмләткечләр һәм соуслар салынган, кетердәп торган багет яки йомшак күмәч һәм табигый иттән эшләнгән сосиски.
Tlab
Сыр һәм каймак салып кыздырылган көлчә «Лангош Кояш», маршмеллоу һәм кайнар шоколад белән эремчектән шарлар «Тәмле», Раштуа крендельләре һәм имбир прәннекләре.
Ома Кофе
Авторлардан бәйрәм эчемлекләре: хуш исле какао, маршмеллоу белән кайнар шоколад, Яңа ел белән бәйле тәмнәрне искә төшерүче кофе һәм чәй.
Шулпа йорты
«Татар комбо» — татар кухнясында иң популяр комбинацияләрнең берсе - кайнар тавык шулпасы һәм ит-бәрәңгедән өчпочмак.
Крафтлы чәй
Чын самавырда кайнаган Татарстан кырларыннан җыйган үлән чәе.
Түбәтәй
Урамфуд форматындагы татар ашлары: пешекчеләр традицион кыстыбыйны мөмкин кадәр бургерларга якынайтты. Кара кыстыбургер һәм ат ите белән кыстыбургер, ә десертка чәк-чәк белән кайнар үлән чәе.
Татар утары
Милли рецептлар буенча әзерләнгән татар камыр ризыклары һәм кайнар коймаклар.
Ураган-Сарай
Авторлардан сезонлы эчемлекләр һәм татлы тәм-томнар. Мәсәлән, крем белән кетердәп торучы вафле.
So Sweet
Кремль круассаннары, бәйрәм вафлеләре һәм башка классик десертлар.
Специально для Новогодней Кремлевской ярмарки собрали гид по новогодней Казани и новому пространству — двору Присутственных мест Казанского Кремля.
На страницах буклета — история Двора, расписание мероприятий в нем и все самое важное и интересное о зимней Казани: лучшие заведения с национальной кухней, туристические маршруты, «места силы», парки и новые локации.
Буклет доступен онлайн, а печатную версию можно забрать в визит-центре здания Присутственных мест
(1 подъезд, 1 этаж).
Бу кыш Казан Кирмәнендә чын могҗизалар була, дип сөйлиләр. Гавами урыннары ишегалдында чын Куянны очратырга мөмкин, ләбаса. Ул гына Яңа ел әкиятенә алып бара ала икән! Ләкин аның эзен ничек табарга?
Яңа ел ярминкәсенә килүчеләрнең һәрберсе маҗараларга юлыгачак. Аларга бары тик карта һәм зирәклек ярдәм итәчәк. Ә биремнәрне иң җитез үтәүчеләр өчен Куян Кыш бабайдан һәм ярминкә партнерларыннан бүләкләр әзерләгән. Квестны ахырына кадәр үткән беренче 10 катнашучы бу бүләкләргә лаек булачак.
Бу кыш Казан Кирмәнендә чын могҗизалар була, дип сөйлиләр. Гавами урыннары ишегалдында чын Куянны очратырга мөмкин, ләбаса. Ул гына Яңа ел әкиятенә алып бара ала икән! Ләкин аның эзен ничек табарга?
Яңа ел ярминкәсенә килүчеләрнең һәрберсе маҗараларга юлыгачак. Аларга бары тик карта һәм зирәклек ярдәм итәчәк. Ә биремнәрне иң җитез үтәүчеләр өчен Куян Кыш бабайдан һәм ярминкә партнерларыннан бүләкләр әзерләгән. Квестны ахырына кадәр үткән беренче 10 катнашучы бу бүләкләргә лаек булачак.
Яңа ел остаханәсе
Абый&Сабый балалар һөнәрчелек үзәгендә яңа ел уенчыклары ясау һәм кул эшләре буенча түләүсез мастер-класслар. Урыннар саны чикле. Һәр мастер-класска сылтама буенча теркәлергә мөмкин. Регистрация закрыта — если появятся места, мы сообщим дополнительно
Гавами урыннары бинасы, 2 подъезд, 1 этаж, «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәге
24 декабрь: 10:00, 11:00, 17:00
25 декабрь: 10:00, 11:00, 17:00, 18:00
27 декабрь: 11:00, 17:00, 18:00
28 декабрь: 10:00, 17:00
29 декабрь: 10:00, 11:00, 17:00, 18:00
30 декабрь: 10:00, 11:00, 17:00, 18:00
3 гыйнвар: 10:00, 11:00, 17:00
4 гыйнвар: 17:00, 18:00
5 гыйнвар: 10:00, 11:00, 17:00
6 гыйнвар: 17:00, 18:00
7 гыйнвар: 10:00, 11:00, 17:00, 18:00
8 гыйнвар: 17:00, 18:00
Гавами урыннары ишегалды буенча архитектордан экскурсия
Ишегалды моңа кадәр Казанның иҗтимагый тормышында мөһим урын алып тормады. Төрле чорларда монда ат абзары, тимерче алачыгы, асфальт җәелгән машина кую урыны була. Хәзер бу урын үзгәрә: бирегә брусчатка түшәлгән, лампалар эленгән, ә җәйгә чыккач, инеш һәм буага су тутырып, үләннәр утыртылачак. Әлеге территориянең тарихы һәм киләчәктәге үзгәрешләре хакында проектның архитекторлары һәм авторлары: Наринэ Тютчева («Рождественка» бюросы), Виталий Волков (Miriada Group бюросы) һәм Зилә Гарипова (Татарстан шәһәрләрен үстерү институты) тулырак мәгълүмат бирәчәк
Урыннар саны чикле, сылтама буенча теркәлергә мөмкин..
25 декабрь: 13:00
5 гыйнвар: 13:00
Кыш бабай һәм Кар кызы
Әкияти кунакларыбыз Кремльгә балаларны һәм өлкәннәрне Яңа ел белән котларга һәм Яңа ел чыршысындагы утларны кабызырга киләчәк.
Каршы алу Гавами урыннары бинасының 1 һәм 2 подъездлары арасында ишегалдына керү аркасы янында
25 декабрь: 16:00
29-31 декабрь 16:00
1-3 гыйнвар 16:00
14 гыйнвар 15:00
Аниматорлар
Костюмлы аниматорлар ярминкәгә килүче кунакларның күңелен күрәчәк: фотога төшү, флеш-моблар һәм балалар өчен кызыклы уеннар.
25-31 декабрь 16:00
1-8 гыйнвар 13:00
13 гыйнвар 17:00
14-15 гыйнвар 13:00
«Мамыклар» театраль перформанс
«Мамык» татарча мамык йон дигәнне аңлата. «Мамыклар» - ак геройлар, тылсымлы кар эзләп шәһәр киңлекләрендә йөрүче кышкы могҗиза тудыручылар. Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары белән бергә алар могҗизалы болытны чакырып могҗизалы кар яудырырга өйрәнәчәк.
Консистор манарасы янындагы мәйдан.
25 декабрь: 15:00
2 гыйнвар 17:00
«Высокие братья» урам театры гастрольләре
Мәскәүнең танылган урам театры артистлары «Утраченная легкость» (Югалган җиңеллек)» спектаклен күрсәтәчәк. Кышкы әкияттә сүз, бик күп кирәксез әйберләр тупланган, болытлы шәһәр турында бара. Башкалага җиңеллеген кайтару өчен, данлы патша Целестин шәһәр кешеләренә артык әйберләрдән арынырга тәкъдим итә. Цирк элементлары, искиткеч костюмнар һәм театр клоунадасы белән интерактив спектакль.
Консистор манарасы янындагы мәйдан.
26-28 декабрь 17:00, 19:30
Балалар спектакльләре
Кремльнең кечкенә кунаклары театральләштерелгән тамаша геройлары белән уеннарда катнашачак. Һәр спектакль яраткан геройлар катнашындагы фотосессия белән тәмамланачак.
Консистор манарасы янындагы мәйдан.
«Кощей Яңа елга каршы»
29 декабрь: 18:00
2 гыйнвар 15:00
«Ел фасыллары»
30 декабрь: 18:00
1 гыйнвар 15:00
«Бүләкләр остаханәсе»
31 декабрь 18:00
30 декабрь 15:00
«Йомшак сәяхәт»
14-15 гыйнвар 16:00
Шәһәр әкиятләре
Шәһәрнең профессиональ актерлары күпләр яраткан хикәяләрне һәм халык әкиятләрен укыячак.
Ай һәм йолдызлар янында тамаша кылу зонасы.
1 гыйнвар 12:00
4-7 гыйнвар 12:00
14 гыйнвар 12:00
Кышкы музыкаль кичләр
Каникуллар дәвамында Иске Яңа елга кадәр бәйрәм мәйданында җырчыларыбыз дүрт концерт куячак. Яраткан артистларны тыңларга һәм яңа татар сәхнәсе йолдызлары башкаруында Яңа ел җырларына бергәләп биергә чакырабыз.
Яңа ел чыршысы янындагы сәхнә.
Malsi Music и группа «Киви»
1 гыйнвар 19:00
Группа «ОММАЖ» и кавер-группа «Кудри»
3 гыйнвар: 19:00
Группа Lia & Ben, городской хор и группа Shanu
6 гыйнвар: 19:00
Fauzia, Тамара NOVA, группа Jive Совместно с интернет-журналом Enter
13 гыйнвар 19:00
«Кыш Бабай төше» спектакле
Яңа ел тылсымчысы Кыш Бабай һәм аның дуслары-татар әкиятләре геройлары Шүрәле, Су Кызы, Аҗдаһа һәм Кар Кызы һәр бала үзе теләгән бүләген алсын өчен берләшәчәкләр. Бу эшне башкарырга аларга табигать көчләре ярдәм итә. Спектакль Казан Кремле Яңа ел ярминкәсе өчен «Живой город» фонды тарафыннан махсус куела.
Ай һәм йолдызлар янында тамаша кылу зонасы
4-8 гыйнвар 16:00, 18:00