Казан Кирмәнендә Яңа ел - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Смена языка

рус

Казан Кирмәнендә Яңа ел

Гавами урыннары ишегалды 20 декабрь – 15 гыйнвар

зайка

Яңа ел чыршысы

Яңа ел чыршысының тылсымлы матурлыгы һәм нәфислеге Гавами бинасы ишегалдында бәйрәм атмосферасы тудыра. Татар чибәркәенең купшы күлмәгенә игътибар белән күз салыгыз: анда гади яңа ел уенчыклары түгел – алар традицион татар бизәнү әйберләре рәвешендә эшләнгән. Хәтерлисезме, Кремль җирлегендә шундый ук формада яктырткычлар кайда бар? Гавами бинасында! Ул бина күршедә генә, анда һичшиксез кереп чыгыгыз.

Бәйрәм чыршысын караганда, уенчык атка аеруча игътибар итегез. Татар мәдәниятендә ат образы — көчле һәм матур. Шулай ук Спас манарасындагы биш очлы йолдызны кабатлаучы тылсымлы уенчыкны эзләп табыгыз!

Новогодняя елка

Казан Кирмәненең Яңа ел геройлары белән танышыгыз

мальчик, девочка и зайчик
мальчик, девочка и зайчик

Программа

Ярминкәләр эшләү дәверендә ишегалдында төрле форматтагы күңел ачу чаралары үтә. Мәсәлән, Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры гастрольләре узачак. Шулай ук Яңа ел мәйданчыгы өчен «Живой Город» фонды «Кыш Бабай төше» спектаклен куйды. Тулырак программа белән түбәндә танышырга мөмкин:

Ярминкәкартасы

карта ярмарки

Ярминкәдә тамак ялгап алырга мөмкин булачак

TopDog

читать далее

Төрле тәмләткечләр һәм соуслар салынган, кетердәп торган багет яки йомшак күмәч һәм табигый иттән эшләнгән сосиски.

Tlab

читать далее

Сыр һәм каймак салып кыздырылган көлчә «Лангош Кояш», маршмеллоу һәм кайнар шоколад белән эремчектән шарлар «Тәмле», Раштуа крендельләре һәм имбир прәннекләре.

Ома Кофе

читать далее

Авторлардан бәйрәм эчемлекләре: хуш исле какао, маршмеллоу белән кайнар шоколад, Яңа ел белән бәйле тәмнәрне искә төшерүче кофе һәм чәй.

Шулпа йорты

читать далее

«Татар комбо» — татар кухнясында иң популяр комбинацияләрнең берсе - кайнар тавык шулпасы һәм ит-бәрәңгедән өчпочмак.

Крафтлы чәй

читать далее

Чын самавырда кайнаган Татарстан кырларыннан җыйган үлән чәе.

Түбәтәй

читать далее

Урамфуд форматындагы татар ашлары: пешекчеләр традицион кыстыбыйны мөмкин кадәр бургерларга якынайтты. Кара кыстыбургер һәм ат ите белән кыстыбургер, ә десертка чәк-чәк белән кайнар үлән чәе.

Татар утары

читать далее

Милли рецептлар буенча әзерләнгән татар камыр ризыклары һәм кайнар коймаклар.

Ураган-Сарай

читать далее

Авторлардан сезонлы эчемлекләр һәм татлы тәм-томнар. Мәсәлән, крем белән кетердәп торучы вафле.

So Sweet

читать далее

Кремль круассаннары, бәйрәм вафлеләре һәм башка классик десертлар.

Казан буйлап кышкы сәяхәт

Специально для Новогодней Кремлевской ярмарки собрали гид по новогодней Казани и новому пространству — двору Присутственных мест Казанского Кремля.

На страницах буклета — история Двора, расписание мероприятий в нем и все самое важное и интересное о зимней Казани: лучшие заведения с национальной кухней, туристические маршруты, «места силы», парки и новые локации.

Буклет доступен онлайн, а печатную версию можно забрать в визит-центре здания Присутственных мест (1 подъезд, 1 этаж).

Посмотреть буклет

"Куян эзләре буенча" квест

зайчик
зайчик
карта ярмарки

Бу кыш Казан Кирмәнендә чын могҗизалар була, дип сөйлиләр. Гавами урыннары ишегалдында чын Куянны очратырга мөмкин, ләбаса. Ул гына Яңа ел әкиятенә алып бара ала икән! Ләкин аның эзен ничек табарга?

Яңа ел ярминкәсенә килүчеләрнең һәрберсе маҗараларга юлыгачак. Аларга бары тик карта һәм зирәклек ярдәм итәчәк. Ә биремнәрне иң җитез үтәүчеләр өчен Куян Кыш бабайдан һәм ярминкә партнерларыннан бүләкләр әзерләгән. Квестны ахырына кадәр үткән беренче 10 катнашучы бу бүләкләргә лаек булачак.

Квестны ничек үтәргә?

  • Ярминкә территориясендге тамгаларны эзләгез (киңәш: махсус урыннардагы ярминкә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез яки qr кодларын эзләгез).
  • Биремнәрне үтәгез һәм код сүзләрне җыегыз.
  • Квестның җиде ноктасын да үттегезме? Безнең телеграмм-каналга күчегез һәм, тасвирламада күрсәтелгән контакт буенча, җыелган җиде код сүзен җибәрегез.
перейти в телеграмм