15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Отышлы проект» дип аталучы мастер-класс һәм «Коммерциячел булмаган оешма һәм мәдәни инициативалар: бергә көчле проект төзибез» креатив сессиясе узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Отышлы проект» дип аталучы мастер-класс һәм «Коммерциячел булмаган оешма һәм мәдәни инициативалар: бергә көчле проект төзибез» креатив сессиясе узачак

02.02.2022

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә иҗтимагый-мәдәни проектлаштыру буенча экспертлар катнашында «Отышлы проект» дип аталучы мастер-класс һәм «Коммерциячел булмаган оешма һәм мәдәни инициативалар: бергә көчле проект төзибез» креатив сессиясе узачак

Кем өчен кызыклы?

  • мәдәният оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә
  • коммерциячел булмаган оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә
  • бәйсез мәдәни менеджерларга
  • хакимият вәкилләренә

11:00 «ОТЫШЛЫ ПРОЕКТ» МАСТЕР-КЛАСС

Мастер-класста нәрсә булачак?

  • төбәкнең мәдәни контексты һәм мәдәният өлкәсендәге трендлар турында сөйләшү,
  • көчле мәдәни проектны тәшкил итүче төп өлешләрне билгеләү һәм проект өчен ачык кораллар бирү
  • ресурслар һәм уңышлы партнерлык турында сөйләшү.

Форматы: интерактив (фикер алышачакбыз һәм шунда ук практикада кулланачакбыз).

Озынлыгы: 3 сәгать

14:30 «Коммерциячел булмаган оешма һәм мәдәни инициативалар. Бергә көчле проект төзибез» креатив сессиясе

Креатив сессиядә нәрсә булачак?

  • коммерциячел булмаган оешмалар һәм мәдәни инициативалар арасында уртак проект вариантларын булдыру
  • иң перспективалы форматлар сайлау
  • уңышлы партнерлыкны билгеләү

Форматы: интерактив (төркемнәрдә эшләячәкбез, идеяләр белән уртаклашачакбыз һәм шунда ук сорауларга җавап алачакбыз).

Озынлыгы: 3 сәгать

Мастер-классны алып баручылар:

Дарья Дмитриева – «Четверг» фонды директоры, мәдәният фәннәре кандидаты, мәдәни проектлау өлкәсендә эксперт, белем бирү программалары һәм мәдәни менеджмент буенча китаплар авторы. Фонд эксперты буларак ел саен 500 дән артык проектка бәя бирә, 180 дән артык консультация үткәрә, мәдәни менеджерлар өчен чаралар әзерли һәм үткәрә.

Алиса Лоза – «Четверг» фонды проектлары җитәкчесе, сәнгать белгече, куратор, инклюзив практикалар өлкәсендә проектлар авторы. Гараж музееның һәм Мәскәү дәүләт лингвистика университетының «Инклюзиянең төрле концепцияләре һәм аларны мәгариф, мәдәният өлкәсендә гамәлгә ашыру» курсын тәмамлаган.

Катнашу бушлай, теркәлү мәҗбүри.
Чарага әлеге сылтама буенча теркәлергә мөмкин

*«Иҗтимагый -мәдәни проектлар инкубаторы» программасы Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли