Музейга керү кагыйдәләре - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Музейга керү кагыйдәләре

МУЗЕЙГА КЕРҮ ӨЧЕН ВАКЫТЛЫЧА КАГЫЙДӘЛӘР

Музей-тыюлык җирлегендә һәм Казан Кирмәненең музейларында шәхси саклану чаралары (битлек/респиратор) кулланыгыз.

Музейга кергәндә кешегә кагылмыйча гына тән температурасын үлчәү процедурасын үтегез.

Кулларыгызны антисептик белән зарарсызландырыгыз. Антисептиклы җайланмалар керү юлларында урнаштырылган.

Музей залларында шәхси саклану чаралары (битлек/ремпиратор) кулланыгыз.

Бер-берегездән 1.5 метр ара саклагыз.

Короновирус инфекциясеннән саклану өчен Роспотребнадзор тәкъдим иткән киңәшләрнең тулы исемлеге белән монда танышырга була

ГОМУМИ КАГЫЙДӘЛӘР

  1. Әлеге Кагыйдәләр «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы җирлегенә һәм объектларына керү, үз-үзеңне тоту һәм автотранспорт хәрәкәте тәртибен билгели.
  2. Җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозу очракларын кисәтү һәм булдырмый калу, шулай ук әлеге кагыйдәләрнең «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы җирлегендә үтәлешен тәэмит итү Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең үзәк бүлекчәсе полиция батальоны һәм «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы администрациясенә йөкләнгән.

ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ

  1. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы җирлегенә:
    «01» октябрьдән «30» апрельгә кадәр:
    08:00 – 18:00 сәгатькә кадәр
    Казан Кирмәненең Спас манарасы һәм Тайницкий манарасы аша;
    18:00 – 08:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Спас манарасы аша;

    «01» майдан «30» сентябрьгә кадәр:
    08:00 – 22:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Спас манарасы һәм Тайницкий манарасы аша;
    22:00 – 08:00 сәгатькә кадәр Казан Кирмәненең Спас манарасы аша кереп була.
  2. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы администрациясе Казан Кирмәненең эш сәгатьләрен килүчеләрнең санына, ел вакытына һәм дини бәйрәмнәрдән чыгып Татарстан Республикасы
    Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең үзәк бүлекчәсе полиция батальоны белән килешү нигезендә үзгәртә ала.

КАЗАН КИРМӘНЕ ҖИРЛЕГЕНДӘ ЭКСКУРСИЯ ҮТКӘРҮ

  1. Казан Кирмәне җирлегендә экскурсияләр үткәрү «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы администрациясе билгеләгән тәртиптә башкарыла.
  2. Казан Кирмәне җирлегендә һәм объектларында дәүләт чаралары үткәрелгәндә, яисә керүчеләрне чикләргә кирәк булган башка очракларда, музей-тыюлык керүчеләр өчен ябылырга мөмкин.
  3. Казан Кирмәне җирлегендә, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы объектларында, күргәзмә һәм экспозицияләрдә экскурсияләрне «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы администрациясе, штатларында «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгында аттестация үткән, экскурсия үткәрергә сертификатлы экскурсоводлары булган туристик-эксурсион оешмалар үткәрә ала (туристик-экскурсион оешмаларның эшчәнлеге «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы белән килешү нигезендә башкарыла).

«КАЗАН КИРМӘНЕ» МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫ ҖИРЛЕГЕНӘ ҺӘМ ОБЪЕКТЛАРЫНА КЕРҮ ТЫЕЛА

  1. музейга корал белән килүчеләр;
  2. аек хәлдә булмаучылар, кешене мыскыллаучы,  җәмгыятьтәге әхлакый нормаларны һәм җәмәгать тәртибен  бозучылар;
  3. үткен, очлы, тиз ватыла торган, шартлау, ут кабу, агулау, пычрату ихтималы булган предметлар һәм матдәләр белән килүчеләр;
  4. зур күләмле һәм авыр (мәсәлән чемодан, юл сумкасы, рюкзак һәм башка шуңа охшаш предметлар, бала коляскасыннан кала), хайваннар белән килүчеләр;
  5. музей-тыюлык җирлегенә һәм башка объектларга керүчеләрне, аларның шәхси әйберләрен Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең үзәк бүлекчәсе полиция батальоны хезмәткәрләре техник җайланмалар кулланып тикшерергә хокуклы.

«КАЗАН КИРМӘНЕ» МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫНА КЕРҮЧЕЛӘРНЕҢ ВАЗЫЙФАЛАРЫ

  1. Кагыйдәләрне үтәү;
  2. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең үзәк бүлекчәсе полиция батальоны хезмәткәрләренең таләпләрен үтәү;
  3. Җәяүлеләр өчен ясалган юллардан йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү.

«КАЗАН КИРМӘНЕ» МУЗЕЙ-ТЫЮЛЫГЫНА КЕРҮЧЕЛӘРГӘ ТЫЕЛА

  • җирлектә, койма артына һәм бина эчендә, бүленеп алынган, керү тыелган өлешкә рөхсәтсез керү;
  • тәмәке, алкогольле эчемлекләр куллану, кешене мыскыллау, җәмгыятьтәге әхлакый нормаларны һәм җәмәгать тәртибен бозу;
  • велосипед, самокат, роликлы конькиларда йөрү һәм башка транспортка охшаш, үзйөрешле җайланмалар куллану;
  • сәдәка сорап йөрү;
  • язулар язу, белдерү, плакатлар ябыштыру, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы администрация рөхсәтеннән башка басма продукция тарату;
  • гамәлдәге законнарда билгеләнгән таләпләрне бозып, халык алдында ачык чаралар үткәрү;
  • файда алу максаты белән «Казан Кирмәне»музей-тыюлыгыннан әлеге төр эшчәнлеккә рөхсәт алмыйча, сәүдә итү, билетлар тарату, экскурсияләр үткәрү һәм башка төр эшчәнлекне тормышка ашыру (кызыксынган зат белән «Казан Кирмәне»музей-тыюлыгы арасында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән килешү Казан Кирмәне җирлегендә түләүле эшчәнлек алып барырга рөхсәт бирүне раслап тора);
  • тавыш көчәйткеч җайланмаларга тоташтырылган аудиотехника куллану, җырлау, бию, музыка уен коралларында уйнау;
  • киемсез, яки чиста булмаган киемдә йөрү, шулай ук музейга килүчеләрне, мәдәни мирас объектларына (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) зыян китерүче багаж һәм предметлар белән куллану;
  • үсеп утырган яшеллеккә зыян китерү;
  • тыелган җирдә дивар һәм корылмаларга менү;
  • Казан Кирмәне җирлеген һәм объектларын пычырату, чүпләү, мәдәни мирас объектларына зыян китерерлек башка гамәлләр кылу.

Әлеге Кагыйдәләр белән билгеләнгән тәртипне бозучы затлар Казан Кирмәненең аерым объектларыннан һәм җирлегеннән Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең үзәк бүлекчәсе полиция батальоны хезмәткәрләре тарафыннан чыгарылырга мөмкин.

АВТОТРАНСПОРТТА ХӘРӘКӘТ ИТҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

  1. Казан Кирмәне ансамбленә керүче мәдәният һәйкәлләренең сакланышын һәм «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы җирлегенә килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында автотранспорт керү катгый чикләнгән.
  2. Казан Кирмәне җирлегенә хезмәт машиналары махсус рөхсәт кәгазе белән керә ала.
  3. «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгына һәм Казан Кирмәнендәге биналарны арендага алучы оешмаларга хуҗалык хезмәте күрсәтү өчен махсус техника Казан Кирмәне җирлегенә керә ала.
    Транспорт иртәнге (6:00 – 08.00) һәм кичке вакытта (18:00 – 21:00) язмача гаризалар буенча керә.
  4. Үзләренең керә торган транспорт өчен хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче оешма, «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгына хезмәт күрсәтүче һәм Казан Кирмәнендәге биналарны арендага алучы оешма җитәкчеләре тулысынча җаваплы.
Бердәм керү билеты

Бердәм керү билеты Казан Кирмәненең барлык музейларына ташламалы керү хокукы бирә

1000 ₽

Билет алу

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли