Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен

Гомуми мәгълүмат

Физик мөмкинлеге чикле балалар, I һәм II төркемгә караучы физик мөмкинлеге чикле кешеләр Казан Кирмәненең музей һәм күргәзмә залларына түләүсез керә ала. Ташламалар таныклык күрсәткәндә ясала.

Экскурсия заказ бирү

Әгәр сез «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгына төркем белән экскурсиягә килергә телисез икән +7 (843) 567-80-29 номеры буенча шалтыратыгыз, яки kazan.kremlin@tatar.ru почтасына оешма исеменнән рәсми сорау җибәрегез.

Безнең инстаграм: @kazan_kremlin.inclusion

«Казан Кирмәненә» ничек килергә:

Машина белән:

Машина йөртүчеләргә навигаторда Спас манарасын ориентир итеп сайларга киңәш итәбез. Казан Кирмәненең каршы ягында, Казан циркы бинасы янында машинагызны бушлай парковкада калдыра аласыз. Музей-тыюлык җирлегенә машина белән керү катгый тыела.

Җирлеккә керү 06:00-20:00 сәгать аралыгында Тайницкая манарасы, яки тәүлек дәвамында Спас манарасы аша рөхсәт ителә.

Метро белән:

«Казан Кирмәне» станциясендә метро поездыннан чыгарга. Метродан чыгучы җир асты юлында уңга борылырга һәм баскычтан өскә менәргә кирәк. Бу очракта Казан Кирмәне сездән сул якта булачак. Баскычтан Беренче май мәйданына кадәр күтәрелгәч, Спас манарасы аша Кирмән җирлегенә кереп була.

Җир өсте транспорты:

«Үзәк стадион» тукталышына кадәр 6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 номерлы автобус, яки.

2 номеры троллейбус белән килә аласыз.

Тукталыштан Тайницкая манарасына, яки Спас манарасына кадәр 5 минут тирәсе җәяү барырга кирәк.

«Ирек мәйдан» тукталышына кадәр 10а, 30, 35, 54, 63, 91 номерлы автобус, яки.

2, 3, 5, 7, 8 номерлы троллейбус белән килә аласыз. Тукталыштан Ленин бакчасы һәм «Кара күл» паркына кадәр җәяү барырга кирәк, аннан соң сулга борылырга һәм Кремль урамына менгәч, уң якта сезне Спас манарасы каршы алыр.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли