25 мартта мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

25 мартта мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды

26.03.2022

25 мартта, Мәдәният хезмәткәре көнендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды

Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары Илнур Илгизәр улы Кәримов нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз һәм аның уңышлары белән горурланабыз!

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли