13 майда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында «XIX–XXI гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

13 майда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында «XIX–XXI гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла

13 майда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында «XIX–XXI гасыр Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла.

Чечен Республикасы музее беренче тапкыр казанлыларга һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунакларына үз коллекцияләрендәге экспонатларны күрсәтәчәк. Күргәзмәдә йөздән артык иҗат әсәр тәкъдим ителәчәк. Алар арасында XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы рәсемнәре, XIX-XX гасырга һәм хәзерге заманга караган декоратив–гамәли сәнгать предметлары.

Чечен рәссамнарының эшләре академизмнан алып авангард юнәлешенә кадәр төрле стильләрдә һәм жанрларда башкарылган. Аларда гаҗәеп матур тау пейзажлары, Грозный һәм Чечен авыллары урамнары, портретлар һәм натюрмортлар чагылыш тапкан. Күргәзмәдә тамашачылар төрле буынга караган  уналты рәссамның иҗат эшләрен күрәчәк. Алар арасында Чечняда туып үскән һәм, Чечен рәсем сәнгате мәктәбен формалаштыруның чишмә башында торган Шамил Шаморзаев белән Әманди Әсуханов, рус рәссамы Олег Клюкин, авангардчылар Вахит Заураев һәм Шәмсетдин Әхмәдов, яшь буын вәкиле – Аслан Бугаевның иҗат эшләре бар.

Төбәкнең мәдәни һәм көнкүреш үзенчәлекләрен этнографик материаллар тасвирлый: ир-атлар һәм хатын-кызларның традицион киемнәре, салкын һәм утлы корал үрнәкләре, зәркән бизәнү әйберләре, керамик һәм бакыр савыт-саба, музыкаль инструментлар. Күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын көндәлек һәм хәрби салкын корал үрнәкләре җәлеп итәчәк. Чечен халкы элек-электән бу өлкәдәге осталыгы белән башкалардан аерылып тора. Булат корычыннан үткен кылыч ясау серләре буыннан-буынга тапшырыла. Кы һәм саплары катлаулы үсемлек орнаментлары белән төрле зәркән техникалары кулланып бизәлгән.

Күргәзмәнең бизәге булып, традицион киез Чечен келәмнәре һәм төсле аппликация техникасында эшләнгән милли орнаментлы истанглар тора. Аларның сәнгать бизәкләрендә, символларында тамырлары тирән барып тоташып борынгыга күчә торган сихри мәгънә яшерелгән.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли