19.05.2022
Бүген бөтен дөньяда Халыкара музейлар көнен билгеләп үтәләр.
Музей һәм музей-тыюлык хезмәткәрләре үз тормышыларын кешелек дөньясының бай тарихи кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен торгызу, саклауга багышлый.
Безнең бәйрәм тарих, мәдәният һәм сәнгать сөючеләрне берләштерә. Музей хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә күргәзмә проектлары һәм белем бирү программалары тормышка ашырыла, илебезнең мәдәни мирасы саклана. Узып баручы чор мөхитенә чуму мөмкинлеге үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә ярдәм итә.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, һөнәри бәйрәмегездә иң җылы котлауларны кабул итегез!
Чын күңелебездән нык сәламәтлек, илһам, көтелмәгән ачышлар һәм уңышлар телибез!
Безнең экскурсияләр һәм чаралар сезнең күңелегездә иң уңай һәм якты тәэсирләр калдырсын!
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли