«Казан Кремле» музей-тыюлыгы 2021ел дәвамында Россия музейларына һәм сәнгать күргәзмәләренә йөрү рейтингында икенче урын алды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы 2021ел дәвамында Россия музейларына һәм сәнгать күргәзмәләренә йөрү рейтингында икенче урын алды

06.06.2022

2021 ел дәвамында «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 3.029.068 кеше булган. Һәм ул The Art Newspaper Russia басмасы төзегән 2021 елда Россия музейларына йөрү рейтингында икенче урынны алды.

Казан Кремле – Казанның борынгы өлеше, шәһәрнең күп гасырлык тарихын сурәтләүче архитектура, тарихи һәм археологик һәйкәлләр комплексы. Музей-тыюлык составына түбәндәге музейлар керә: «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее, Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмәләр залы.

2021 елда Россия музейларына һәм сәнгать күргәзмәләренә йөрү рейтингының тулы исемлеге белән The Art Newspaper сайтында танышырга мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли