01.07.2022
30 июньдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында БалагурЛаб иҗат лабораториясе үз эшен башлап җибәрде. Катнашучылар клоунада нечкәлекләренә төшенергә һәм әлеге театр жанрында үз осталыкларын камилләштерер өчен бөтен илдән җыелды. Алар белән – Андрей Кислицын, Роберт Саральп һәм Наталия Фиссон – режиссерлар-остазлар эшләячәк.
Ун көн дәвамында остазлар үз командалары белән хезмәттәшлек итәчәк. Иҗади лабораториянең финалында, 2022 елның 9 июлендә, катнашучылар шәһәр халкы һәм кунаклары өчен спектакль куячак.
Спектакльләр Казан Кремле манараларында узачак. Тайницкая, Консисторская һәм Преображенская манаралары талантлы артистлар өчен театр сәхнәсенә әвереләчәк. Балагурлабның һәр катнашучысы: «Мәзәк сөйләп көлдерергә, такылдарга, күңел ачырга һәм укырга вәгъдә итәм», — дип тантаналы төстә ант итте.
Лабораториянең программасы практикага гына түгел, ә белгечләр бирәчәк теоретик өлешкә дә бай. Нияз Игъламов, Адилә Хәйбуллина һәм Софья Козич чакырылган спикерлар булачак. Проект кысаларында алар катнашучыларга һәм теләге булган һәркемгә лекцияләр үткәрәчәк.
БалагурЛаб иҗат лабораториясе яңалыклары белән социаль челтәрләрдә танышып барырга мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли