30.08.2022
Перформанс «360˚» авторы Ангелина Мигранова дөнья алфавитларының барлык хәрефләреннән картина ясаган. Перформанс 30 августта Казан Кремленең гавами бинасында узды.
Перформанс дәвамында Ангелина Мигранова тимер өслеккә ташкүмер белән дөнья алфавитларының барлык хәрефләрен ясап чыкты. Өч сәгать эчендә, бүгенге көндә дөньяда булган 21 алфавитның барлык хәрефләрен бер-берсенә кушып язу нәтиҗәсендә уникаль рәсем барлыкка килде. Тимер өслеккә ташкүмер белән рәсем ясаган вакытта уникаль тавыш туды.
Әлеге күренеш авторлары Ангелина Мигранова һәм Родион Сабировның тикшеренү объекты булып сәнгать-сурәтләү билгеләре системаларының (тавыш, текст, шрифт, хәрәкәт) беренче чыганагы буларак тел механизмнары коллаборациясен һәм дөнья метафорасы буларак, аларның кушылмасын өйрәнү тора.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли