13.01.2023
«Манеж» күргәзмәләр залы«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип аталган концертлар циклын дәвам итә. 6+
Булачак концерт «Казан Кремле» музей-тыюлыгының туган көненә багышланачак. Программада ХХ-ХХІ гасыр татар композиторлары: Э. Бакиров, М. Мозаффаров, А. Ключарев, Ф. Яруллин, А. Луппов, Г. Тимербулатов әсәрләре урын алачак.
Башкаручылар – халыкара конкурслар лауреатлары, ТР Дәүләт симфоник оркестры артистлары, Җиһанов исемендәге Казан дәүләт филармониясе укытучылары «Казан триосы»: Татьяна Максимова – фортепиано, Асия Гәрәева – скрипка, Александр Дульнев – виолончель.
Чара 18:30 сәгатьтә башлана
Концерт бәясе:
Өлкәннәр билеты – 500 сум
Студентлар, пенсионерлар – 450 сум
18 яшькә кадәрге балалар – 400 сум
Белешмәләр өчен телефон:
8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли