«Казан Кремле» музей-тыюлыгына – 29 яшь! - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Казан Кремле» музей-тыюлыгына – 29 яшь!

22.01.2023

1994 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев «Казан Кремле» музей-тыюлыгын булдыру турындагы Указга кул куйды. Бу еллар эчендә Казан Кремлендә нинди эшләр башкарылды:

▪ 1995 елда Кол Шәриф мәчете төзелә башлады. Ул 2005 елның 24 июнендә Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тантаналы рәвештә үз ишекләрен шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен ачты.

▪ 2000 елда Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертелде.

▪ Дәүләт Эрмитажының беренче вәкиллеге — «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның Табигать тарихы музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее, Туп утары музее, «Манеж» күргәзмәләр залы һәм Гавами бинасы күргәзмә заллары Казан Кремленең бер өлешенә әверелде.

▪ 2021 елда Кремльдә яңартылган Гавами бинасы ачылды һәм 2022 елда бинаның ишегалдында Кремльнең Яңа ел ярминкәсе эшли башлады.

▪ Иң мөһиме – 29 ел дәвамында һәр көн Казан Кремле үз кунакларын каршы ала. Кремль – Россиянең иң популяр туристик объектларының берсе. 2022 елда безгә 3,7 миллион кеше килде!

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли