23.01.2023
Казан Кремленең Гавами бинасында «Чиста көмеш – затлы мехлар» һәм «Татар костюмы – традицияләр һәм трансформация» күргәзмәләренә бер билет белән керергә була.
«Чиста көмеш – затлы мехлар» күргәзмәсендә 142 уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәүләт Эрмитажы тупланмасы экспонатлары да бар. Монда шулай ук урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврлары, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан савыт-сабалар һәм Мәрҗани фонды коллекциясеннән урта гасыр көмеше сәнгате җиһазлары урын алган.
Ә «Татар костюмы — традицияләр һәм трансформация» күргәзмәсендә XIX гасыр һәм XX гасыр материалларыннан Татарстан осталары тарафыннан иҗат ителгән Казан татарларының костюмнарын һәм хәзерге чор дизайнерларының милли киемнәрне заманча стильдә тәкъдим иткән коллекцияләрен күрергә мөмкин.
Билет бәясе:
Өлкәннәр — 250 сум
Студентлар, пенсия яшендәгеләр — 200 сум
18 яшькә кадәр балалар — түләүсез
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли