7.03.2023 – 9.05.2023
«Манеж» күргәзмәләр залыКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла
Өлкәннәр | 200 ₽ |
Студентлар һәм пенсия яшендәгеләр | 150 ₽ |
«Чаян» журналының туган көне итеп 1923 елның гыйнвар ае санала. Нәкъ шул вакытта, тиз арада халык мәхәбәтен яулап алучы журналның беренче саны дөнья күрә. Беренче номерлар бик тыйнак – аклы-каралы рәсемле һәм күп өлеше тексттан торган битләрдән гыйбәрәт була. Ләкин, яңа басма хакында белеп алган рәссамнар озак көттерми журнал өчен иҗат итә башлый.
Ул елларда карикатура геройлары – байлар, муллалар һәм байгуралар була. Ясалган рәсемнәр камиллеге буенча калыша, чөнки «Чаян»да профессиональ карикатуристлар булмый. Журналга үзләрен сатирик графикада сынап карарга теләгән яшь рәссамнар килә. Берничә ел дәвамында «Чаян» казанында кайнап үскән яшь рәссамнәр үзенчәлекле карикатура осталарына әверелеп, соңгы көннәренә кадәр яраткан хәзмәтләреннән аерылмый.
В июне 1941 года вышел единственный номер «Чаяна» военного времени. После этого издание журнала было прервано на долгие десять лет. Второе рождение произошло в декабре 1951 года. В это время в коллективе художников «Чаяна» появляются новые имена. Помимо Павла Новичкова и Иосифа Бобровицкого плодотворно начинают сотрудничать с журналом как уже сложившиеся мастера — Джагфар Булат, Эрнст Гельмс и другие.
1941 елның июнендә «Чаян»ның бердәнбер сугыш чоры номеры дөнья күрә. Шушыннан соң журнал бастыру эше ун елга туктатыла.
1951 елның декабре журналның икенче туган көне. Бу вакытта «Чаян» рәссамнар коллективында яңа исемнәр пәйда була. Павел Новичков, Иосиф Бобровицкийдан тыш Джагфар Булат, Эрнст Гельмс кебек исемнәре танылган осталар журнал белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Әгәр дә сугыш чорына кадәр «Чаян»ның кайбер номерлары бер-ике рәссам белән иҗат ителсә һәм аларны бармак белән санап бетереп булса, илленче елларда журнал тирәсендә җанлы, кулъязмалар истә калырлык үзенчәлекле рәссамнарның көчле үзәге барлыкка килә. Журналның сәнгать бүлеген үз тирәсенә фикердәш командасын туплаган Павел Новичков җитәкли.
Әгәр дә сугыш чорына кадәр «Чаян»ның кайбер номерлары бер-ике рәссам белән иҗат ителсә һәм аларны бармак белән санап бетереп булса, илленче елларда журнал тирәсендә җанлы, кулъязмалар истә калырлык үзенчәлекле рәссамнарның көчле үзәге барлыкка килә. Журналның сәнгать бүлеген үз тирәсенә фикердәш командасын туплаган Павел Новичков җитәкли.
Карикатура осталары илленче елларда авыл хуҗалыгы темасын бик яратып иҗат итә. Колхоздагы проблемалар, шәһәр һәм авыл арасындагы мөнәсәбәтләр юмор, сатира аша тасвирлана. Халыкара мөнәсәбәтләргә, сәяси темага да зур әһәмият бирелә. Рәсемнәр гадәттә плакат рәвешендә ясала. Чөнки сугыш елларында күп рәссамнар сатира плакатларын «сатира тәрәзәчекләренә» ясый. Алтмышынчы «үзгәртеп кору» еллары «Чаян»га яңа темалар алып килә һәм журналга яңа мөмкинлекләр ачыла.
Җитмешенче еллар «Чаян»га ул вакытта карикатурада беренче адымнарын ясаган яшь рәссамнарның тулы бер плеядасын бүләк итә. Аларда яшүсмерләр дәрте һәм дөньяны рәсемнәре белән үзгәртү теләге ташып тора. Рәсемнәре шәхси үзенчәлекле һәм заманча стильдә башкарыла. «Чаян» алар өчен искиткеч мәктәп була, чөнки җитмешенче һәм сиксәненче елларны журналның «алтын гасыры» дип атарга мөмкин.
Сиксәненче елларда журналның сәнгать бүлеген Таһир Фәизов җитәкли. Ул «Чаян»га үзенчәлекле декоративлык, төсле аппликативлык алып килә.
1998 елдан сәнгать бүлеге Александр Алешин карамагында була. Үз вакытында теге яки бу сәбәпләр аркасында «Чаян»нан читкә киткән күп кенә рәссамнар журнал белән хезмәттәшлекләрен яңарта.
«Чаян» – рәссамнар гына түгел, ә шагыйрьләр, прозаиклар, журналистлар, фельетончылар да, алар «Чаян» юморының бер өлешен тәшкил итә.
Бүгенге көндә «Чаян» – совет чорыннан сакланып калган берничә көлкеле басманың берсе. Редакция юмор хисенә ия булган кешеләр өчен кызыклы журнал чыгара. Юмор, халыкчанлык, тормыш ахмаклыкларын иң яхшы «Чаян» традицияләре аша тасвирлап бирә. Шул ук вакытта, «Чаян» замана белән бергә бара, яңа көлкеле карашларны һәм темаларны үзләштерә.