16.03.2023
«Манеж» күргәзмәләр залы2023 елның 24 мартында 19:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмә залында Көнбатыш Европа музыкасы концерты була. Программада халыкара конкурслар лауреатлары, Татарстан Республикасының Дәүләт Академия Симфоник оркестры артистлары, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучыларыннан торган «Казан триосы» башкаруында В. Моцарт һәм Ф. Мендельсон әсәрләре.
«Казан триосы» — профессиональ музыкаль коллектив, аның составында халыкара конкурслар лауреатлары – Татарстан Республикасы Дәүләт Академия Симфоник оркестры артистлары Асия Гәрәева (скрипка), Александр Дульнев (виолончель), Н.Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе педагогы Татьяна Максимова (фортепиано).
Бәясе:
Өлкәннәр – 500 сум
Студентлар, пенсионерлар – 450 сум
18 яшькә кадәр балалар – 400 сум
Концертка билетларны сылтама буенча үтеп алырга мөмкин
Чарага билетны Пушкин картасы буенча алырга мөмкин
Белешмәләр өчен телефон:
8 (843) 567-80-67, 8 (843) 567-80-68
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли