16.05.2023
18-19 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнгән. Театр постановкаларыннан, күргәзмәләрдән һәм экскурсияләрдән тыш, Казан Кремле диварларында уникаль утлы шоу күрсәтеләчәк. Нурлар ярдәмендә Кирмән диварларында тарихи рәсемнәр, шулай ук ислам символлары һәм атрибутлары ясалачак.
Казан Кремленең төп архитектура символларының берсе — Спас манарасына аерым игътибар биреләчәк. Манараның барлыкка килү тарихы һәм аның еллар дәвамында үзгәрүе турында архитектура маппингы тәкъдим ителәчәк. Яктылык шоуының нигезенә Спас манарасы белән бәйле тарихи вакыйгалар салынган.
Белешмә өчен
Архитектура 3D-mapping – бинаның фасадына яки стенасына, теләсә нинди башка зур объектка, шул исәптән инженерлык корылмаларына һәм конструкцияләренә уникаль видеоконтент проекциясе.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли