9 июньдә «Космоста хатын-кызлар» фотокүргәзмәсе ачылачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

9 июньдә «Космоста хатын-кызлар» фотокүргәзмәсе ачылачак

06.06.2023

2023 елның 9 июнендә 14:00 сәгатьтә Казан Кремле музей-тыюлыгы җирлегендә «Космоста хатын-кызлар» баннер фотокүргәзмәсе ачылачак Беренче тапкыр «Роскосмос» дәүләт корпорациясе космоска очулары һәм орбиталь станцияләрдә фидакарь хезмәтләре белән Ватаныбызны данлаган Совет һәм Россия хатын-кызларына багышланган уникаль фотокүргәзмә тәкъдим итә.

Галәмне яулау ир-ат эше дип санала, ләкин хатын-кыз космонавтлар аны ир-атлар белән беррәттән башкара. Белемнәре, батырлыклары, профессиональлекләре белән калышмыйлар. Валентина Терешкова үзенең космик очышын 1963 елның 16 июнендә Восток-6 космик корабында башкара, ул өч тәүлеккә якын дәвам итә. Валентина Владимировнаның казанышы бар, аны кабатлау мөмкин түгел. Ул беренче генә түгел, ә ялгыз космоска очучы бердәнбер хатын-кыз булып кала.

Космоста илебезнең  биш хатын-кызы була һәм һәр очышны тарихи дип атарга мөмкин. Ватан космонавтикасының «биш йолдызы»ның сирәк фотолары космоска очуга әзерлек һәм планета орбитасында эшләү үзенчәлекләре белән танышырга гына түгел, ә космос киңлеген яулаучы геройларның гади тормышы турында да белергә мөмкин булачак.

Көчле һәм назлы, батыр һәм самими, җитди һәм тормышка, үз эшләренә гашыйк булганнар – аларны камера объективы һәм зур илбезнең барлык халкы шулай истә калдырачак. Күргәзмә 2023 елның 23 июненә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли