Казан Кремлендә «Космоста хатын-кызлар» фотокүргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремлендә «Космоста хатын-кызлар» фотокүргәзмәсе ачылды

09.06.2023

2023 елның 9 июнендә Казан Кремле музей-тыюлыгы җирлегендә «Космоста хатын-кызлар» баннер фотокүргәзмәсе ачылды. Беренче тапкыр «Роскосмос» дәүләт корпорациясе космоска очулары һәм орбиталь станцияләрдә фидакарь хезмәтләре белән Ватаныбызны данлаган Совет һәм Россия хатын-кызларына багышланган уникаль фотокүргәзмә тәкъдим итте.

Күргәзмәдә Ватан космонавтикасының биш йолдызы Валентина Терешкова, Светлана Савицкая, Елена Кондакова, Елена Серова һәм Анна Кикинаның сирәк фотолары тәкъдим ителгән. Шулай ук кунаклар космоска очуга әзерлек һәм планета орбитасында эшләү үзенчәлекләре белән таныша һәм космосны яулаучы геройларның гади тормышы турында бик күп мәгълүмат белә алачак.

Чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Адгамова кунакларга мөрәҗәгать итте: «Мин сезне әлеге күргәзмә ачылышында сәламләвемә бик шатмын. Минем буын космонавт геройлар үрнәгендә үсте. Бүген алар турында яшь буынга сөйләвебез бик куанычлы. Монда геройларның шәхси архивларыннан бик дулкынландыргыч фотолар тәкъдим ителә. Алар, беренче чиратта, хатын-кызлар буларак ачыла. «Казан Кремле» музей-тыюлыгына җавап биргәннәре һәм үз киңлекләрендә әлеге күргәзмәне тәкъдим итә алганнары өчен зур рәхмәт».

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә: «Музей җәмәгатьчелегенә безнең геройлар турында мәгълүматны популярлаштырганыгыз өчен рәхмәтлемен. Безнең хатын-кызлар барысын да эшли ала. Мәдәният министрлыгы һәм Роскосмос ярдәмендә без яхшы эшләр башкаручы хатын-кызларның исемнәрен күрәбез, чөнки алар югары һөнәри осталыкларыннан тыш, зур иҗтимагый эш алып бара».

Күргәзмә 2023 елның 23 июненә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.

Белешмә

Безнең илдән космоска биш хатын-кыз очты. Беренче булып галәмне Валентина Терешкова яулый. Очыш 1963 елның 16 июнендә Восток-6 космик корабында була. Ул өч тәүлек дәвам итә. Аннары орбитага Светлана Савицкая китә. Өченче хатын – кыз-космонавт Елена Кондакова, дүртенчесе Елена Серова була. Бишенче хатын-кыз космонавт Анна Кикина.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли