18.07.2023
2023 елның 21 июлендә Благовещение соборында Изге Мәрьям Ана иконасы пәйда булу хөрмәтенә бәйрәм гыйбадәтләре һәм Благовещение соборыннан Богородица монастырена кадәр традицион тәре йөреше узачак. Йөреш Изге Ана гыйбадәте алдыннан була. Гыйбадәт 7:30 сәгатьтә башлана.
Оештыру һәм әзерлек эшләре үткәрелү сәбәпле, Благовещение соборы туристлар өчен 2023 елның 20 июлендә 16:00 сәгатьтә ябылачак. Казан Кремленә экскурсияне планлаштырганда моны исәпкә алуны үтенәбез.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли