Спас манарасы музее ачыла - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Спас манарасы музее ачыла

28.08.2023

2023 елның 1 сентябрендә Казан Кремленең Спас манарасы шәһәр халкы, башкалабыз кунаклары һәм туристлар өчен ачылачак. Ремонт эшләре тәмамланганнан соң Казанның төп символларының берсенә яңа вазыйфа  йөкләнә – монда музей эшләячәк, ә манараның соңгы ярусына легендар «Алсу чың» әйләнеп кайта.

Музей киңлеге турында

Спас манарасы музее төрле тарихи этапларда ныгытманың фортификациясенә һәм Спас манарасының үзенә багышланган. Монда аның билгеле бер вакытларда, Идел буе Болгарыннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди юл үтүе турында бәян ителә.

Экспозиция берничә бүлектән тора һәм кунакларны Казан Кремле диварлары, манаралары тарихы, шулай ук алар язмышында булган үзгәрешләр белән таныштыра.

Экспозициянең мөһим өлеше – Спас манарасының тарихы. Ул аның ничек үзгәргәнен, ярусларның ничек төзелеп беткәнен, шулай ук атаклы сәгать һәм йолдызның кайчан барлыкка килгәнен тасвирлап бирә.

Экспозициянең аерым блогы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән фортификация корылмаларына багышланган.

Спас манарасы музее планы

Музей киңлеге проекты «Татинвестгражданпроект» ГУП эшли. Беренче катта Спас манарасы музеена килүчеләр өчен касса һәм гардероб, шулай ук Казан Кремленә килүчеләр өчен саклау камерасы урнаштырылачак. Икенче катта – административ биналар, ә өченче катта – Спас манарасы музее.

Музей киңлеге видеопроекцияләр, шулай ук сенсор экраннарындагы мәгълүмат блоклары белән тулыландырылачак, анда текст, картография, графика форматында һәм 3D-модельләштерү чаралары белән зур күләмдә мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук «Алсу чың» – курантлар сукканда Спас манарасының соңгы ярусын куе алсу төскә ману күренеше кире әйләнеп кайтачак. «Алсу чың» җайланмасының эш принцибы шунда ки, кыңгырау суккан саен алсу яктырткыч кабына һәм манараның тышкы ярусында, эчке яктан кыңгырау урнашкан урынга җиткәч сүнә. Исегезгә төшерәбез, «Алсу чың»ны 1962 елда Казан авиация институтында нигезләнгән һәм якты музыкаль җиһазлар эшләүдә махсуслашкан «Прометей» студентлар конструкторлык бюросы (СКБ) уйлап таба. «Алсу чың»ның тамаша эффекты 1966 елда автотрансформатор ярдәмендә алдан сынап карала, ә 1967 елның 7 ноябрендә стационар җайланма аша эшли башлый.

Шулай ук ремонт эшләре барышында Спас манарасында сәгать уклары һәм йолдызы реставрацияләнә. Спас манарасын бизәүче мәшһүр йолдыз Казанда 40 ел элек ясала. Аны ремонтларга вакыт җиткәч, йолдызны алып җентекләп тикшерәләр. Йолдызның бакыр тышчасы тутыгымый торган тимердән ясалган ныклырак тышчага алыштырыла. Аның яңартылган тышчасы титан нитриды белән каплана бу бик ныклы һәм каты тышлык. Йолдыз кояшта бик нык балкымый, чөнки искергән алтын рәвешендә махсус тотык буяу белән капланган.

Спас манарасы музеена керү билетлары

Музейга керү билетларының бәясе 350 сум тәшкил итәчәк – бу бәягә экспозициягә бару гына түгел, ә экскурсия хезмәте күрсәтү яки аудиогид куллану да кертелгә. Аларны Казан Кремле сайтында һәм музей-тыюлык кассаларында алырга мөмкин булачак. Мәктәп укучылары, студентлар, пенсия яшендәгеләр өчен ташламалар каралган. Шулай ук Пушкин картасы буенча билетлар сату планлаштырыла.

Музейга керү сеанслар буенча оештырыла. Сеанслар һәр 30 минут саен кабатлана, бер төркемдә иң күбе 15 кеше. Һәр сеансның озынлыгы бер сәгать тирәсе. Музей экспонатларының саклануын һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен музейга кертү сеанслар нигезендә башкарыла.

Адресы: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы, Спас манарасы (музейга керү урыны Казан Кремле җирлегенә керү аркасыннан сул якта).

Җәйге вакытта эш режимы:дүшәмбе – пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе – 10:00-18:00, Җомга-11:00-20: 00.

2023 елның 1 октябреннән 2024 елның 30 апреленә кадәр эш режимы: дүшәмбе – ял көне, сишәмбе пәнҗешәмбе, шимбә, якшәмбе 10:00-18:00, Җомга 11:00-20:00.

Телефон: 8-(843)-567-80-20

E-mail: spass@test.kazan-kremlin.ru

Проектны гамәлгә ашыру

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов билгеләп үткәнчә: «Бу проект кыска вакыт эчендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның шәхси игътибары һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды. Манара тарихында беренче тапкыр аның музеефикациясе ясала. Шулай ук «Алсу чың» яңадан торгызылачак. Яңа киңлек кунаклар өчен генә түгел, ә безнең шәһәр һәм республика халкы өчен дә җәлеп итү үзәгенә әверелер дип өметләнәбез».

«Казан Кремле» музей-тыюлыгын реставрацияләү һәм агымдагы ремонт буенча директор урынбасары Андрей Нижегородов болай ди: «Проектны гамәлгә ашырганда без тарихи мәгълүматлар белән җитәкчелек иттек һәм аларны Спас манарасын заманча файдалану өчен мөмкин кадәр чагылдырырга тырыштык. «Алсу чың» концепциясе архив материаллары нигезендә торгызылган. Эшләр мөмкин булган кадәр кыска вакыт эчендә башкарылды».

«Спас манарасы музее» проекты кураторы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее җитәкчесе Марина Давыдова билгеләп үтә: «Музейны планлаштырганда А.Х. Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте. Экспозицияне булдыру өчен йөздән артык әйбер җәлеп ителде, алар арасында корал, архитектура элементлары, төзелеш материаллары. Моннан тыш, музей витриналарында «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекциясеннән экспонатлар үз урынын алачак».

Белешмә

  • Спас манарасын реконструкцияләү 2022 елда ук башланган. Беренче этап ныгыту эшләре була.  2022 елның мартында объектны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карый. 
  • Спас Нерукотворный капка өсте чиркәве белән Спас манарасы Казан Кремленә төп керү юлы, ныгытманың көньяк өлешенең үзәгендә урнашкан. 1556-1562 елларда Псков төзүчеләре Постник Яковлев һәм Иван Ширяй тарафыннан төзелгән.
  • XIX гасыр уртасында Кремльгә төп керү юлын уңайлырак итәләр. Көнчыгыштан манарага тоташкан ныгытма диварының төбендә ук формасындагы арканы тишәләр.
  • Спас манарасыннан һәр сәгать саен суга торган кыңгырау, мөгаен, Казанда иң борынгысыдыр. Ул 1580 елда Иван Грозный вакытында Спас-Преображенский монастыре кыңгырау манарасы өчен коелган була. Бу фактны кыңгырауга «Бөтен Русь Патшасы һәм Бөек кенәзе Иван Васильевич һәм аның уллары Иван һәм Феодор вакытында Казан шәһәрендә архимандрит Герман чорында» дип язылган язу да раслый. Революциягә кадәр монастырь Казан Кремле җирлегендә була.
  • Манарада беренче сәгатьләр XVIII гасырда барлыкка килә, ә 1963 елда манараның сәгать өч циферблат һәм автомат сугылышлы механизмлы була.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли