12.09.2023
2023 елның 12 сентябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов һәм Беларусиянең «Мир» замок комплексы директоры Александр Лойко хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды. Очрашу Беларусиядә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында узды.
Планда уртак проектларны гамәлгә ашыру, вакытлыча экспозицияләр һәм аерым экспонатлар белән алмашу, шулай ук мәдәниятара элемтәләрне ныгыту.
«Мир» замок комплексы Белоруссиянең уникаль милли мәдәният һәйкәле, 2000 елда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасы исемлегенә кертелгән. Комплекс җирлегендә XVI-XX гасырларга караган Мирский замогы, Святополк–Мирский кенәзләренең чиркәү-каберлеге, Каравыл йорты, сарай хәрабәләре, флигель, юл буендагы кәшәнә, буалы инглиз пейзаж паркы, Италия бакчасының калган өлеше, бастионлы җир өемнәре бар. Музейда 39 экспозиция һәм күргәзмә залы тәкъдим ителә.
2023 елның 11-14 сентябрендә Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Тулырак Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли