Казан Кремле музейларына бердәм билет - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле музейларына бердәм билет

13.09.2023

Бердәм билет сатып алып сез Казан Кремленең барлык музейларын өч көн дәвамында тамаша кыла аласыз.

Бердәм билет буенча сигез музей һәм күргәзмә залын карарга мөмкин: «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Татарстанның табигый тарих музее, Ислам мәдәнияте музее, Туп утары музее, Благовещение соборы тарихы музее, «Манеж» күргәзмә залы, Гавами урыннары күргәзмә заллары.

Билет бәясе: 1500 ₽

Бердәм билетны сайтта яки музей-тыюлык кассаларында сатып алырга мөмкин. Билетны шулай ук Пушкин картасы буенча рәсмиләштерергә мөмкин.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли