14.09.2023
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәгариф, мәдәният һәм кунакчыллык өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка музей директоры Илнур Рәхимов һәм югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов кул куйды.
Алдагы уртак эшчәнлек беренче чиратта мәгариф өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга юнәлдереләчәк: курслар, семинарлар, конференцияләр, һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү буенча программалар оештыру. Туризм һәм кунакчыллык өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү буенча масштаблы эш башкарылачак.
Беренче зур уртак проект октябрь аенда старт алачак экскурсоводлар әзерләү буенча өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыру булачак. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли