Казан Кремле «Кремль» метростанциясендә мәгълүмати-билет үзәге ачты - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле «Кремль» метростанциясендә мәгълүмати-билет үзәге ачты

16.09.2023

Казан Кремле Меңьеллык мәйданы ягыннан «Кремль» метростанциясенә төшү юлында мәгълүмати-билет үзәге ачты. Биредә туристлар Казан Кремле җирлеге, музейлар һәм күргәзмә заллары, автобус һәм тематик экскурсияләр программасы белән таныша, шулай ук Казан Кремле музейлары һәм күргәзмәләренә бердәм билет сатып ала ала.

Мәгълүмат-билет үзәген ничек табарга?

  • «Кремль» метростанциясеннән Меңьеллык мәйданы һәм «Аждаһа Зилант» скульптурасы юнәлешендә чыкканда, уңга борылырга кирәк, анда берничә киоск урнашкан. Шуларның уң яктагысы Казан Кремленең мәгълүмат-билет үзәге.
  • Киоскта «Казан Кремле музей-тыюлыгы» дигән элмә тактасы бар. Ул  истәлекле урыннарның фотолары белән бизәлгән.
  • Экскурсияләрне үзегез өчен уңайлы булган ысул– акчалата яки банк картасы белән, түләргә мөмкин.
  • Эш режимы: көн саен 8:00-20:00

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли