6 октябрьдә Казан Кремлендә гарәп каллиграфиясенә багышланган лекция узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

6 октябрьдә Казан Кремлендә гарәп каллиграфиясенә багышланган лекция узачак

Гарәп язуы ничек барлыкка килгән һәм үскән? Кулдан язылган нинди шрифтлар бар? Матур язу өчен нинди классик һәм заманча кораллар һәм материаллар кулланыла?  Хәзерге рәссамнар үзләренең иҗатында рәсем сәнгатен һәм гарәп каллиграфиясен ничек берләштерәләр? Бу һәм башка сорауларга сез «Гарәп каллиграфиясе язу гына түгел һәм ислам сәнгатеннән киңрәк» лекциясе барышында җавап алачаксыз.

Лектор – Сергей Сорочьев, каллиграф-гарәпче, «Kalam.Soul.Studio – Душа калама» студиясенә нигез салучы, «Медина» нәшрият йорты иллюстраторы, Катар Гарәп теле үзәгендә каллиграфия укытучысы.

Кайчан: 6 октябрьдә 19:00 сәгатьтә

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә заллары, 2 нче лекторий , 4 нче подъезд, 2 нче кат

Катнашу түләүсез, ләкин сылтама буенча теркәлү кирәк.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли