13.10.2023
Казан Кремленең Спас манарасын реставрацияләү һәм музейлаштыру проекты «Алтын Трезини» премиясе финалистлары рәтенә керде. «Иң яхшы реставрация проекты» номинациясендә Спас манарасы белән бергә Бөек Новогородның «Витославлица» халык агач архитектурасы музее һәм Ломоносовоның «Катальная горка» җиңүгә дәгъва итә.
Бәйге лауреатларын эксперт жюрие билгеләячәк, аларның составына архитектура йолдызлары һәм дөньяның иң эре музейлары директорлары керә. Моннан тыш, Спас манарасы проектын, сылтама буенча үтеп, Тамашачылар симпатиясе призы өчен тавыш бирүдә хупларга мөмкин.
«Алтын Трезини» – ел саен үткәрелә торган архитектура-дизайн премиясе, ул Петербургның беренче архитекторы Доменико Трезини (1670-1734) хөрмәтенә атала. Быел ул инде алтынчы тапкыр тапшырылачак. Катнашучылар арасында дөньяның 70тән артык иленнән 1200дән артык проект бар. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны 15 ноябрьдә Дәүләт Эрмитажында тантаналы рәвештә игълан итәчәкләр.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли