«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажының лекториясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажының лекториясе

Тематика төрлелеге, лекторларның югары фәнни-методик дәрәҗәсе – Дәүләт Эрмитажының әлеге мөһим белем бирү проектының алыштыргысыз нигезе.

2005 елда Үзәккә нигез салынганнан бирле Дәүләт Эрмитажы лекторие үз эшен алып бара. Әлеге программа кысаларында Эрмитажның әйдәп баручы хезмәткәрләре Казанга лекция цикллары белән килә. Тематика төрлелеге, лекторларның югары фәнни-методик дәрәҗәсе – Дәүләт Эрмитажының әлеге мөһим белем бирү проектының алыштыргысыз нигезе.
12-14 октябрь һәм 9-11 ноябрьдә 2021-2022 уку елының тәүге ике лекция сессиясе узачак.
Ике көзге цикл лекцияләре Кытай сәнгатенә багышланган һәм «Бәхетнең биш символы»дигән могҗизалы күргәзмәне тулыландыра. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII – XX гасырлар Кытай сәнгатендә изге теләкләр. Ә ноябрьдә безне бөек Ренессанс осталары белән очрашу көтә.

Лекцияләрдә катнашуның ике варианты:

  1. Казан Кирмәне сайтында билет алып, онлайн – трансляциядә катнашу.  
    Мөһим! Онлайн – трансляция лекцияләрдә катнашу бары тик октябрьдә 10:00 һәм 18:30, ноябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә генә мөмкин. Онлайн лекториягә билетларын сату лекция башланырга бер көн кала тәмамлана.  
    Zoom кушымтасына сылтама онлайн билет сатып алган вакытта күрсәтелгән электрон почта адресына җибәрелә.
    Zoom кушымтасына билет сатып алганда күрсәтелгән исемегез белән керүегезне сорыйбыз.
    Игътибар итегез! Конференциягә лекция башланырга 30 минут кала кушылырга кирәк. Сезнең соңга калмавыгызны сорыйбыз!
  2. Лекцияләрне лекция залына шәхси килеп тыңлау.
    Адресы: Казан шәһәре, Казан Кирмәне, «Эрмитаж-Казан»Үзәге.
    Урыннар саны чикле, алдан язылу мәҗбүри.

    Лекциягә билет бәясе – 150₽.
    Лекциягә язылу һәм өстәмә мәгълүмат өчен телефон номерлары:
    +7 (843) 567-80-32;
    +7 (843) 567-80-34

ОКТЯБРЬ СЕССИЯСЕ:
12 – 14 ОКТЯБРЬ 2021 ЕЛ

«Кытай сәнгатендә яшерен билгеләр. «Бәхетнең биш символы»күргәзмәсе эзләреннән» лекцияләр циклы.

Хәзер Эрмитаж-Казан күргәзмәләр үзәгендә Кытай сәнгатенә багышланган күргәзмә уза. Анда катлаулы техникалар кулланып төрле материаллардан эшләнгән сәнгать үрнәкләре тәкъдим ителгән. Озак вакытлар бу эшләнмәләрне ясау серләрен Кытайда яшәүчеләр сер итеп саклаган.

Кытай турында беренче язмалар XIV гасырда барлыкка килә. Бу вакытта танылган сәяхәтче, венецияле Марко Поло бу илдә була. Шуннан бирле Кытай гаҗәеп табигатьле, өстен көчләргә ия булган серле урын дип санала башлый. Бу илнең гаять зур киңлекләре, климат һәм географик үзенчәлекләре һәм меңъеллык тарихы Кытай мәдәнияте һәм сәнгатенең төрлелегенә йогынты ясый. Бу илнең декоратив-гамәли сәнгатьнең кайбер үзенчәлекләре турында өч лекциядән торган циклда сөйләячәкләр.

Лектор –  Поточкина Лидия Викторовна, фәнни хезмәткәр,  Көнчыгыш Дәүләт Эрмитажы бүлегенең ерак көнчыгыш керамикасы коллекциясен саклаучы, “Бәхетнең биш символы. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан XVII-XX гасырлар Кытай сәнгатендә изге теләкләр» күргәзмәсе кураторы.

  • 12 октябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә
    Кытайның нәфис матурлыгы. Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан яхшылык теләү нигезендә башкарылган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре.  

    Кытай фарфоры – Кытай мәдәниятенең бәһасез табышы. Матур бизәлгән эшләнмәләр чын хәзинә буларак бәяләнә, Кытайда гына түгел, чит илләрдә дә соклану һәм коллекция  экспонатына әверелә. Бу лекциядә фарфор җитештерү башкаласы, осталарның серләре һәм фарфор белән бәйле риваятьләр турында сөйләячәк.  
  • 13 октябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә
    «Балык аҗдаһага әверелгәндә…» Кытай сәнгатендә байлык һәм уңышлы карьера нигезләре.  

    Кытай гореф-гадәтләре буенча, ир-атларның яхшы белеме һәм уңышлы карьерасы – бәхетле гаилә нигезе. Тулы вазифалы укымышлы иренең гомере үзенчәлекле символик мәгънәне үз эченә алган матур әйберләр белән үрелеп бара.  
  • 14 октябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә  
    Кытай сылуы һәм «йөз улы»
    Дәүләт Эрмитажы җыелмасының бәхет теләүче кайбер эшләнмәләре турында

    Ак йөзле, бәләкәй аяклы, биек прическалы һәм ачык бизәнгечләре булган Кытай чибәре образларын рәссамнар һәм шагыйрьләр якын итә. Борынгы дүрт бөек чибәркәй матурлыкның иң югары үрнәге була. Нәзакәтле яшь кыз образы Цин династиясенең декор эшләнмәләрендә еш кулланыла.

«Империядән соңгы Кытай сәнгатендә символлар һәм традицияләр» лекцияләр циклы

Лектор – Петров Константин Константинович, Дәүләт Эрмитажының көнчыгыш бүлеге хезмәткәре, СПбДУ Көнчыгыш факультеты укытучысы.

  • 12 октябрьдә 12:00 һәм 18:30 сәгатьтә
    Ни өчен боланнар уңыш, ә ярканат – бәхет китерә.
    Кытай мәдәниятендә сүз һәм символлар.

    Кытай мәдәниятендә сөйләм һәм язма тел, тавыш системасы зур роль уйный. Кытай теле үзенә күрә «яшерен» юлламалар иҗат итәргә мөмкинлек бирә торган кызыклы үзенчәлекләргә ия. Лекция Кытай сәнгатендәге әлеге бәйләнеш турында булачак.  
  • 13 октябрьдә 12:00 һәм 18:30 сәгатьтә
    Кытай сәнгатендә Даос үрнәкләре һәм символлары.  

    Кытай мәдәниятеннән, гомумән сәнгатеннән, конфуцийлык, буддизм һәм даосизм аерылгысыз. Соңгысы бер-берсеннән аерылмас фәлсәфи идеяләр, дини гадәтләр һәм халык ышанулары амальгамасыннан гыйбарәт. Даосизмның Кытай сәнгатенә йогынтысы рәсем үрнәкләрендә, аларның эчтәлегендә дә, анык персонаж образларында да чагылыш тапкан    
  • 14 октябрьдә 12:00 һәм 18:30 сәгатьтә
    Тәңре, йолдызлар һәм ертлачлар. Кытай сәнгатендә мифология һәм халык ышанулары

    Кытай мәдәни традицияләре төрле дини ышануларны, миф һәм риваятьләрне үз эченә ала. Геройлар, илаһи затлар, күктәге йолдызлар һәм могҗизалы хайваннар турындагы күзаллаулар Кытай сәнгатендә чагылыш таба һәм яхшылык теләү мәгънәсендә бирелә.

НОЯБРЬ СЕССИЯСЕ:
9 – 11 НОЯБРЬ 2021 ЕЛ.

«Яңарыш дөньясы. Бөек осталар» лекцияләр циклы

Лектор – Снеговская Виктория Яковлевна.  Сәнгать белгече, Дәүләт Эрмитажы фәнни- мәгърифәт бүлеге махсус программалар секторының I категорияле методисты.  Специальләшүе – Көнбатыш Европа, рус сәнгате, ХХ гасыр сәнгате.  

  • 9 ноябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә
    «Беленер-беленмәс нәзакәтлелек» Сандро Ботичелли.  
    XV гасырда, Сандро Боттичелли туган Флоренциядә, Медичи гаиләсенең мәгърифәтле көче астында фән һәм сәнгать чәчәк ата. Талантлы күнче улы атаклы рәссам Филипп Липпида белем ала һәм, яңарыш үзәге булган шәһәрдә, танылган рәссам була.
  • 10 ноябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә
    «Аның пумаласы белән тарихка керү – үлемсез булу»  
    Тициан Вечелио  

    Яңарыш чорының Венеция рәсем сәнгате Европа мәдәниятендә гаять зур әһәмияткә ия була. Венециядә яңгарыш Италиянең башка өлкәләренә караганда озаграк дәвам итә. Бөек венециан, “күкләрдән бәхет һәм иминлектән башка бернәрсә дә алмаган” рәссам Тицианның тормышы да бик озак һәм нәтиҗәле була. Ул, искиткеч колорист сәләтенә ия булып, үзенең буяу пумаласы белән дөньяның хисләр табигатен, Тәүрат һәм мифологик геройлар кыяфәтендә Венеция гүзәлләренең зиннәтлелеген, тукымаларның төрлелеген һәм байлыгын, җирнең чәчәк атуын сурәтли.
       
  • 11 ноябрьдә 10:00 һәм 16:00 сәгатьтә
    «Син зирәклеген белән билгеле» Микеланджело Буонаротти  

    Бөек скульптор, даһи рәссам, архитектор, шагыйрь, яңарыш чорының фикер иясе. Микеланджелның гаять зур иҗади тормышы Давид сыны, Изге Петр соборы, Ронданини пьетасы, Медичи төрбәсе, Сикстин капелласы бизәкләре кебек бөек иҗат җимешләрен үз эченә ала. Скульпторның яңа нәфис теле, детальләрнең тәмамланмаган булуы аңа мәрмәрне рухландырырга, күңел авыртуыннан алып, чиксез газапларга кадәр акылга сыймаслык хисләр кичерешен тасиврларга мөммкинлек бирә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли