8 сентябрьдә Казан Кирмәнендә Татарстан Республикасы һәм Казанның музей берләшмәсе вәкилләренә Владимир Потанин хәйрия фондының «Чикләрсез Музей» программасын тәкъдир итү булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

8 сентябрьдә Казан Кирмәнендә Татарстан Республикасы һәм Казанның музей берләшмәсе вәкилләренә Владимир Потанин хәйрия фондының «Чикләрсез Музей» программасын тәкъдир итү булды

23.09.2021

8 сентябрьдә Казан Кирмәнендә Татарстан Республикасы һәм Казанның музей берләшмәсе вәкилләренә Владимир Потанин хәйрия фондының «Чикләрсез Музей» программасын тәкъдир итү булды. Очрашуда Фонд хезмәткәрләре әлеге программа кысаларында үткәреләчәк конкурсларда катнашу шартлары турында җентекләп сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Хәзерге вакытта катнашырга теоәүчеләрдән гаризалар кабул итүче «Музей десанты» конкурсына аерым игътибар бирелде. Ул 2021 елдан ул яңартылган форматта үткәрелә. Әлеге конкурс һөнәри компетенцияләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурс номинацияләре:

  • «Шәхси траектория» – физик затлар өчен –6 айга кадәр Россия һәм чит илләрдә стажировка, белем бирү программаларында һәм курсларда катнашу өчен 300 мең сумга кадәр хәйрия ярдәме бирелә.
  • «Институцион тәҗрибә» – юридик затлар өчен – 6 айга кадәр оешманың уңышлы тәҗрибәсен тарату, яки, оешма хезмәткәрләрендә яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр булдыру максатыннан эксперт төркемнәрен чакыру өчен, 750 мең сумга кадәр грантлар бирелә.

«Музей десанты» конкурсы ел дәвамында берничә циклда уза. 2021 елның азагына кадәр Фонд гаризалар кабул итәчәк һәм һәр ике ай саен нәтиҗәләр чыгарачак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли