Император фатиры урнашкан йорт - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Император фатиры урнашкан йорт, 0+

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ ЯЛ КӨНЕ
СШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БИЛЕТ БӘЯЛӘРЕ

Керү билеты80 ₽
Ташламалы билет80
18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Экспозиция Казан Кремлендә урнашкан Губернатор сарае тарихына багышлана. Губернатор сарае – Казанның иң матур тарихи биналарның берсе. Аның архитектура бизәлешен ул заманның танылган осталары – Мәскәүдәге Зур Кремль сарае, Коткаручы Христос храмы авторы – Константин Андреевич Тон командасы иҗат итә. Төзелеш барышын Россия императоры Николай I шәхсән үзе җитәкли. Булачак сарайның төзеләчәк урынын да ул үзе 1836 елда Казанга визиты вакытында сайлап ала.

Үзенең турыдан-туры билгеләнеше буенча әлеге бина Казан губернаторлары резиденциясе була, әмма төзелешнең мөһим өлеше Император фатиры дип атала, һәм Казанга килгән вакытында император гаиләсен урнаштыру өчен билгеләнгән биналардан гыйбарәт була.

1917 елның октябрендә Губернатор сарае бинасында Совет хакимияте игълан ителә. Совет чорында биредә ТАССРның югары хакимият органнары урнаша, ә 1990 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр бина Татарстан Республикасының югары җитәкчелеге резиденциясе статусына ия һәм дөньяның төрле илләренең югары делегацияләрен кабул итә.

Күргәзмәдә бинаның сызымнары һәм аның интерьерларының тасвирламасы, борынгы җиһазлар һәм шул чорга кагылышлы предметлар тәкъдим ителә. Экспозиция детальләре, шулай ук бинаның гравюрадагы, фотолардагы, открыткалардагы һәм сәнгать эшләнмәләрендәге күренешләре сарайның XX һәм XXI гасыр башындагы язмышы турында сөйли. Күргәзмәнең бер өлеше, Казан ханлыгы вакытында хакимнәр резиденциясе булган Хан ишегалды дип аталучы Сарай комплексы территориясенең алдагы тарихына багышлана.

Күргәзмәдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасының А.Х. Халиков исемендәге Дәүләт сынлы сәнгать музее, Казан дәүләт университетының  Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә, «Хронос» антиквар кибете экспонатлары кулланылды.