Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр адыг сугышчысының кораллану эволюциясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр адыг сугышчысының кораллану эволюциясе, 0+

11.11.2022 – 16.04.2023

Туп сарае музее

ЭШ РЕЖИМЫ

ДШ ЯЛ КӨНЕ
СШ-ПҖ 10:00 — 18:00
ҖМ 11:00 — 20:00
ШМ-ЯКШ 10:00 — 18:00

Касса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла

БӘЯСЕ

Керү билеты200 ₽
Ташламалы керү билеты100

18 яшькә кадәр балаларга керү түләүсез

УРНАШУ УРЫНЫ

КҮРГӘЗМӘНЕҢ ТАСВИРЛАМАСЫ

Төньяк-көнбатыш Кавказ халкының хәрби-сәяси тарихы бәйсезлекне саклап калу һәм яшәү өчен өзлексез көрәштән гыйбарәт. Нәкъ менә шул фонда адыгларның (черкас) этногенез процессы барган. Атлы гаскәр традициясе адыг мохитендә югары хәрби профессиональлекне үстерүгә ярдәм итә, Ассирия патшалыгы чоры һәм киммериларның походлары вакыты бу югары сыйфатлы сугышчыларга ихтыяҗның зур булуын дәлилли. Шулай ук урта гасырда Мисырдагы мамлюкларга күтәрелергә, ә яңа чорда Госман империясенә үз урынын расларга мөмкинлек бирә.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән 200 дән артык экспонат арасында безнең эрага кадәр VIII гасырдан алып безнең эраның  XXI гасырына кадәр булган адыг сугышчысы киемнәре, сугышчының аты өчен кирәк-яраклар, төрле археологик һәм тарихи чорларның салкын һәм утлы кораллары бар.

Археологик коллекциядә сугыш балталары, сөңге һәм ук очлары, кылычлар, хәнҗәрләр, ат дирбиясе бизәкләре һәм сугыш өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителә. Күргәзмә адыгларның тимер гасырдан башлап урта гасырларга кадәр хәрби җиһазларының эволюциясен күрсәтә.

Күргәзмәнең этнографик бүлеге XVIII-XXI гасырлардагы саклану, ыргыту һәм утлы корал үрнәкләре белән таныштыра. Темиргоевский князе Джамбулат Болотоковның бөти-күлмәге, XVIII гасырның беренче яртысына караган Дәүләт Гәрәй хан улы солтан Әхмәт-Гәрәй өчен ясалган черкас шлемы һәм терсәк саклагычлары, шулай ук XX-XXI гасыр осталары эшләре аеруча кызыксыну уята.