30.12.2022 - 28.05.2023
Гавами бинасыКасса музейның эш сәгате тәмамланырга 30 минут кала алдан ябыла
Керү билеты | 200 ₽ |
Ташламалы керү билеты | 150 ₽ |
Керү билеты буенча аудиогид алырга мөмкин
«Чиcта көмеш – затлы мехлар» күргәзмәсендә 142 уникаль экспонат тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәүләт Эрмитажы тупланмасындагы экспонатлар да бар. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында уза.
Күргәзмәнең берничә экспонаты төрки каганатлар вакытына караган “мех өчен көмеш” белән түләү сәүдәсенең башлангыч этапларын күрсәтә. Монда шулай ук урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврларын, Дәүләт Эрмитажы тупланмасыннан савыт-саба һәм Мәрҗани фонды коллекциясеннән урта гасырга караган сәнгать көмешен күрергә мөмкин.
Мәрҗани фонды коллекциясе экспонатларны максатчан җыю эшчәнлеге нәтиҗәсендә безнең гасырның беренче ике дистә вакыт аралагында формалаша. Моңарчы Мәрҗани фонды коллекциясе экспонатларының мондый күп санда тамашачы игътибарына тәкъдим ителгәне юк иде.
Казан халкы һәм башкала кунаклары урта гасыр торевтикасы һәм зәркән сәнгате шедеврларын күрә ала. Кайбер экспонатлар искиткеч югары мәдәни-тарихи кыйммәткә ия һәм урта гасыр Евразиясенең декоратив-гамәли сәнгать һәйкәлләре булып санала. Күргәзмә экспонатлары ислам дөньясы орбитасы эчендә төрле халыкларның сәнгать традицияләренең үзара бәйләнешен чагылдыра.