2022 елның 1 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз!» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

2022 елның 1 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз!»

01.06.2022

1 июньдә, 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Без Кремльне яратабыз!» дип аталучы чара үтте.

Спас манарасы янында балаларны әкият геройлары каршы алды. Кремльнең бөтен җирлегендә бәйгеләр, уеннар, күңелле фәнни тәҗрибәләр, викториналар, мастер-классларга нигезләнгән фәнни-танып белү, күңел ачу, интерактив тематик мәйданчыклар урнашкан иде. Мәсәлән, әдәби ишегалды, яшь талантлар остаханәсе, Союзмультпарк һәм «ШАЯН ТВ» телеканалы мәйданчыгы, «Әлбәттә, Фән!» кызыклы фән лабораториясеннән фәнни тамашаларның промо-акцияләре, «Яшел планета» экологик мәйданчыгы эшлзде. Фестивальнең иң яшь тамашачылары бик зур Дуслык төргәген буяу буенча массакүләм флешмобта катнашты.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе белгечләре акциядә катнашучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм «Каникуллар файдалы уздыр» юл куркынычсызлыгы мәктәбендә велосипед йөртү күнекмәләрен тикшерде. «Мин тормышны сайлыйм!» дип аталучы шәхси программалары белән «SаMоSтоятельные дети» берләшмәсе коллективы чыгыш ясады. Махсус бәйрәм кунаклары өчен «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Су анасы»спектаклен тәкъдим итте.

Туп утарында Татарстан халыкларының «Уен Фест» II Республика традицион уеннары фестивале узды, аның кысаларында Идел буе халыкларының милли уеннары белән интерактив мәйданчыклар оештырылды. Сәхнәдә Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән балалар коллективлары чыгыш ясады.

Кол Шәриф мәчете янындагы бәйрәмнең төп сәхнәсендә «Без Кремльне яратабыз!» дип аталучы Казан шәһәренең иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты үтте.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли