12 июньдә Казан Кремлендә Россия көне уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» талантлар концерты узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

12 июньдә Казан Кремлендә Россия көне уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» талантлар концерты узачак

09.06.2023

2023 елның 12 июнендә 15:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең грандиоз концерты була.

Россия көнендә Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары Казан Кремлендә «Созвездие-Йолдызлык» көче белән әзерләнгән гранд-концерт тамашачысы була ала. Ике сәгать ярымга якын дәвам итәчәк концертта фестивальнең 350дән артык җиңүчесе һәм лауреаты катнашачак. Барлыгы иллеләп номер белән чыгыш ясыячаклар. Фестивальнең барлык номинацияләрендә – конферансе, вокал, хореографиядә җиңүчеләрнең чыгышлары тәкъдим ителәчәк. Бу юлы «Созвездие-Йолдызлык» традицион концерты Татарстан Рәис Рөстәм Миңнеханов игълан иткән милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уза. Бу уңайдан концерт #МыРоссия, #МыВместе хештеглары астында үтәчәк.

Фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова әйтүенчә, гранд-концертта фестиваль хәрәкәтен тәмамлаучылар – ГИТИС, Казан дәүләт консерваториясе, Казан музыка көллияте студентлары да катнашачак. Шулай итеп, сәхнәгә Татарстанның атказанган артистлары Илгиз Зәкиев, Владимир Шнитко, Әмир Әхмәдишин чыгачак. Тамашачылар алдында шулай ук фестивальнең Гран-при ияләре Игнат Изотов, Инсаф Ганибаев, Әдилә Зиннәтуллина, Миләүшә Ногманова чыгыш ясаячак.

«Концертның төп тематикасы – шәһәргә, республикага, илгә мәхәббәт. Безнең музыкаль бәйрәм-патриотик программа яшь буында Ватанга, гаиләгә мәхәббәт хисе, төп кешелек кыйммәтләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән», – дип ассызыклады Наталья Смирнова.

«Созвездие-Йолдызлык» башкарма директоры сүзләренчә, Татарстаннан фестиваль хәрәкәтендә катнашучылар өчен булачак концерт – Казан Кремле җирлегендә чыгыш ясау яңадан иҗади аралашу атмосферасына чуму өчен уникаль очрак булса, тамашачылар өчен булачак концерт-фестиваль хәрәкәтенең иң яхшы коллективлары белән танышу өчен искиткеч мөмкинлек. Чөнки күпләр «Созвездия-Йолдызлык» гала-концертларына эләгә алмый.

«Безнең фестиваль хәрәкәте өчен Казан Кремлендә концерт инде яхшы традициягә әверелде. Без аңа җентекләп әзерләнәбез, Россия көне тематикасына туры килгән репертуар сайлыйбыз. Балалар өчен Кремльдә үз талантларын күрсәтү – зур хөрмәт», – дип ассызыклады Смирнова.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов концерт программасының төп вакыйгасы бергәләп Россия гимнын башкару булачагын әйтте. Бәйрәм кунаклары фестивальнең иң яхшы башкаручылары белән бергә ил гимнын җырлый алачак. “Бу бөек бәйрәмдә бөтен фестиваль яшьләре, казанлылар һәм башкала кунаклары бөек илебез гимнын тарихи Кремль диварларында, изге «Кол Шәриф» мәчете янында башкара алачак. Алар үз тавышларын бөек ил гимнына көч кертәләр», – дип ассызыклады ул. 

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан Республикасы Рәисенең патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза. Фестиваль Татарстан һәм чит илләрдә дә киң танылу ала. Әлеге чара талантлы балалар һәм яшьләрне үз осталыкларын уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итә һәм 2001 елдан бирле ел саен үткәрелә. Проектта катнашучылар саны 1,3 млн кешедән артып киткән.

Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узачак.

Чарага керү ирекле.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли