12 мартта шәһәр халкы өчен «Мөһим сөйләшү» дип аталган темага очрашулар циклы башлана - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

12 мартта шәһәр халкы өчен «Мөһим сөйләшү» дип аталган темага очрашулар циклы башлана

10.03.2022

12 мартта шәһәр халкы өчен «Мөһим сөйләшү» дип аталган темага очрашулар циклы башлана. Аның кысаларында без физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шәһәр шартларында ничек яшәүләре, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белән аралашу нигезләре, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең дөньяны ничек кабул итүләре, инклюзив белем бирү һәм башкалар турында сөйләшәчәкбез.

Очрашу ике мәйданчыкта – «Смена» заманча мәдәният үзәгендә һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгында узачак.

  • 12 мартта 18:00 – «Ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белән аралашу нигезләре. Рус ишарә теле»

    Спикер – рус ишарә теле тәрҗемәчесе Екатерина Ибәтуллина «Смена» заманча мәдәният үзәге.

    «Мөһим сөйләшү» циклы кысаларында үткәрелүче беренче очрашуда сез ишарәләр теленең кул һәм тән хәрәкәтләре теленнән нәрсә белән аерылуын, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүче кеше белән ничек аралашуны, иң мөһим хисләрне сүзсез ничек белдерергә мөмкинлеген һәм рус ишарә теленең нигезләрен белерсез.
  • 19 мартта 17:00 – «Коляска кулланучы физик мөмкинлекләре чикле кешеләр»

    Спикерлар – «Э-моция» иҗади инклюзив студия җитәкчесе Инесса Клюкина, «Э-моция» иҗади инклюзив студия актрисасы Надежда Сиянчук «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, гавами бинасы
  • 26 мартта 18:00 – «Күрмәүче һәм начар күрүче кешенең шәһәр шартларында көндәлек тормышы»

    Спикерлар – «Башка кешеләр» дип исемләнгән волонтерларның инициатив төркемен оештыручылар Руслан Фәррахов һәм Кристина Крылова «Смена» заманча мәдәният үзәге
  • 2 апрель 17:00 – «Нәрсә ул аутизм? Мәктәпләрдә инклюзив белем бирү»

    Спикер – МБОУ «1 нче номерлы мәктәптә» уку эшләре һәм инклюзив белем бирү буенча директор урынбасары Ольга Фәйзуллина «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, гавами бинасы

Теркәлү өчен сылтама:
https://smena-kazan.timepad.ru/event/1956666/

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли