16 сентябрьдә «Иллюзия осталары» күргәзмәсе буенча интерактив экскурсия узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

16 сентябрьдә «Иллюзия осталары» күргәзмәсе буенча интерактив экскурсия узачак

16 сентябрьдә 11:30 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары күргәзмә залларында «Иллюзияләрне осталары» күргәзмәсе экспозициясе белән танышуның интерактив форматы узачак.

Күргәзмә Кино музееның (Мәскәү шәһәре) һәм кинематографиянең әйдәп баручы рәссамнарының берсе Дмитрий Андреевның уртак проектын тәкъдим итә. Күргәзмәдә сез 42 костюм, аксессуарлар һәм бутафория, шулай ук илебезнең танылган фильмнарына костюмнар буенча рәссамнар ясаган эскизларны күрерсез.

Интерактив экскурсиядә сез «Королева Марго», «Союз спасения», «Анна Каренина История Вронского», «Мешок без дна» «Печорин», «Элизиум», «Русская игра» һ.б. фильмнарга эшләнгән костямнар тарихы белән таныша һәм шулай ук үз тәэсирләрегез белән уртаклаша, күргәннәрегез турында фикер алыша аласыз.

Кайчан: 2023 елның 16 сентябрендә 11:30 сәгатьтә

Кайда: Гавами урыннары күргәзмә заллары

Билетны сылтама буенча сатып алырга мөмкин. Күргәзмәгә Пушкин картасы буенча да килергә була.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли