22.02.2022
2022 елның 18-19 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында һәм Казан (Идел буе) федераль университетында «Туристлык-рекреация өлкәсен үстерүгә тарихи-мәдәни мирасның йогынтысы » XI Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
2022 елда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында Конвенция, Бөтендөнья мирасын нәтиҗәле саклау максатларында барлык милләтләрне һәм халыкларны берләштерүгә юнәлдерелгән төп документ кабул ителүгә 50 ел тула.
2022 ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы, ә Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, конференциядә карала торган сораулар матди һәм матди булмаган тарихи-мәдәни мирасны классик һәм цифрлы формаларда саклау мәсьәләләренә бәйле булачак.
Конференция Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган һәм ИКОМОС программасы кысаларында дөньяның 50дән артык илендә үткәрелә.
1. Бөтендөнья тарихи һәм табигый мирас объектлары белән туризм өлкәсендә идарә итү тәҗрибәсе
2. Россия Федерациясендә матди булмаган мәдәни мирасны саклау
3. Туризм өлкәсендә виртуаль киңлек: пандемия тәҗрибәсе
Конференция эше катнаш форматта, ягъни көндезге һәм дистанцион формата, узачак. Конференция материаллары буенча фәнни мәкаләләр җыентыгы әзерләнәчәк.
Гаризаларны 2022 елның 15 мартына кадәр тапшырып була.
Гаризаларны e-mail аша җибәрергә кирәк: nauka.kreml@mail.ru, lyutim77@yandex.ru.
Конференциянең эш телләре – рус, татар, инглиз.
Яшәү, туклану, транспорт чыгымнары катнашучылар тарафыннан түләнә.
Элемтә өчен фәнни-методик эш бүлеге телефон номеры:
+7 (843) 567-80-29
E-mail: nauka.kreml@mail.ru
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли