18 июльдә Гавами урыннары ишегалдында «Казан» журналының июль кичәсе уза - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

18 июльдә Гавами урыннары ишегалдында «Казан» журналының июль кичәсе уза

15.07.2023

«Казан» журналы җәйге кичләрен Гавами урыннары ишегалдында дәвам итә һәм 18 июльдә 19:00 сәгатьтә узачак июль кичәсенә чакыра. Кунаклар июль санының геройлары, авторлары һәм журналның дуслары белән танышачак.

Грушин фестивале лауреаты, популяр Россия җырчысы Эльмира Галеева башкаруында Марина Цветаева, Олеся Балтусова, Федерико Гарсиа Лорка шигырьләренә җырлар яңгыраячак.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Чугунова үзенең яңа проектын — «Микс» триосын тәкъдим итәчәк, аның репертуарында рус һәм чит ил классикасы бар.

«Казан» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альбина Абсәләмова саксофонист Евгений Соколов белән бергә яңа шигырьләр циклын тәкъдим итәчәк.

Шулай ук программада Евгения Нестерова җитәкчелегендәге «Мама Миа» хоры чыгышы, авторлар белән аралашу һәм редакциядән берничә сюрприз.

Кайчан: 2023 елның 18 июлендә 19: 00 сәгатьтә

Кайда: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Гавами урыннары ишегалды

Керү ирекле

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли