«Мөһим сөйләшү» очрашулар циклы: 2 апрельдә 17:00 сәгатьтә – «Нәрсә ул аутизм? Мәктәпләрдә инклюзив белем бирү» - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Мөһим сөйләшү» очрашулар циклы: 2 апрельдә 17:00 сәгатьтә – «Нәрсә ул аутизм? Мәктәпләрдә инклюзив белем бирү»

29.03.2022

2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне. Бу шимбәдә 17:00 сәгатьтә гавами бинасында «Нәрсә ул аутизм? Мәктәпләрдә инклюзив белем бирү» темасына семинар узачак. Лекцияне МБОУ «1 нче номерлы мәктәптә» укыту эшләре һәм инклюзив белем бирү буенча директор урынбасары Ольга Фәйзуллина укыячак.

«Мөһим сөйләшү» очрашулар циклы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының һәм «Смена» заманча мәдәният үзәгенең уртак проекты. Аның кысаларында без физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шәһәр шартларында ничек яшәүләре, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр белән аралашу нигезләре, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләрнең дөньяны ничек кабул итүләре, инклюзив белем бирү һәм башкалар турында сөйләшәчәкбез.

Шимбә кичен безнең белән үткәрсәгез без бик шат булыр идек.

Үткәрү вакыты: 2 апрель 17:00 сәгатьтә

Үткәрү урыны: Казан Кремленең гавами бинасы, 4 подъезд, 2 кат (Кремль җирлегендә подъездларны санау Спас манарасыннан башлана)

Керү түләүсез. Теркәлү өчен сылтама:
https://smena-kazan.timepad.ru/event/1956666/

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли