19.05.2023
2023 елның 20 маенда Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – 85 елдан артык данлы тарихы булган легендар коллектив чыгыш ясаячак., Татар халкының милли традицияләрен, аның музыкаль, бию культурасын, гамәли сәнгатен иң югары дәрәҗәдә тәкъдим итүче профессиональ ансамбль.
Чыгыш ясау вакыты 20 май 2023 ел
• 12:30
• 14:00
• 16:00
Урыны: Казан Кремле Гавами урыннары ишегалды
Чарага керү ирекле
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли