22 февральдә Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

22 февральдә Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды

Бүген, 22 февральдә, Казан Кремленең «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Фламандия сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә алтын гасырның фламанд рәсем сәнгате мәктәбе традицияләрендә гүзәл әсәсрләр иҗат итүче рәссамнарның эшләре тәкъдим ителә.

Экспозициядә төп урынны Рубенс һәм аның ике кече замандашлары – Антонис Ван Дейк һәм Якоб Йорданс әсәрләре алып тора.

Күргәзмә кунаклары һәм тамашачылар Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан рәсем сәнгатен, басма графикны һәм гамәли сәнгать предметларын карый алачак.

Тантаналы ачылышта катнашучыларны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов сәламләде. Ул бүгенге чараның мөһимлеген билгеләп үтте һәм Казанда әлеге искиткеч күргәзмәне ачу мөмкинлеген биргән хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Шулай ук кунаклар алдында видео-элемтә буенча Дәүләт Эрмитажы директоры М.Б. Пиотровский чыгыш ясады: «Мин барыгызга да әзерлек эшләре өчен рәхмәт белдерәм. Күргәзмәнең интерактив һәм инклюзив өлеше безгә дә бик ошый. Бу безнең эшнең мөһим юнәлеше. Казан Эрмитаж күргәзмә дизайнында тәҗрибә урыны булып тора».

Дәүләт Эрмитажының Көнбатыш Европа сәнгате бүлеге мөдире урынбасары Михаил Дединкин үз чыгышында: билгеләп үтте: «Эрмитаж шедеврлар күргәзмәсен генә түгел, ә предметлар җыелмасын да тәкъдим итә. Бу тарихка сәяхәт, дәвер турында тирән уйлану, анда алтын чорга караган фламанд сәнгатенең төрле карашларын күрергә була».

Чараны оештыручыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Әюпова И.Х. чыгыш ясады: «Михаил Борисович, республикабыз халкы һәм башкала кунаклары өчен бер киңлектә сәяхәт итү мөмкинлеге ача торган күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсебез килә. «Эрмитаж-Казан» үзәге – күргәзмә залы гына түгел, ә мәгърифәт үзәге дә булып тора».

Күргәзмә 2022 елның 20 ноябренә кадәр эшләячәк. Ул үз эченә лекцияләр, интерактив экскурсияләр, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади дәресләр белән беррәттән киң мәгърифәтчелек программасын да ала.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли