28 гыйнварда Татарстанның Табигать тарихы музееның лекцияләр залында Нократ палеонтология музее фондыннан «Борынгы тормыш» күргәзмәсе ачыла. - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

28 гыйнварда Татарстанның Табигать тарихы музееның лекцияләр залында Нократ палеонтология музее фондыннан «Борынгы тормыш» күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән экспонатлар 500 миллион елдан артык дәверне колачлый һәм безнең планетадагы тормышның ничек барлыкка килүе, хайваннар дөньясының үсеш этаплары турында сөйли.

Экспозициядә 50дән артык экспонат бар. Алар төрле геологик чорларга караган тере организмнарны тәкъдим итә. Күргәзмәнең иң зур экспонатлары: тиранозавр һәм трицератопсларның реконструкцияләнгән баш сөяге (1,2 метрга якын), шулай ук җир астыннан табылган, хайваннарның ташка әверелгән баш сөякләре һәм скелетлары. Болар Котельничский фаунасының иң эре вәкилләренең тормышы турында бик күп мәгълүмат бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәдә тәкъдим ителгән XIX гасырның 30 нчы елларында билгеле булган паразаврларның урнашу урыны Пермь рептилияләренең төрлелеге буенча иң зур һәм бай җирлекләрнең берсе булып тора.

Шулай ук күргәзмәдә XIX гасырда Германиядә табылган археоптериксларның энциклопедик табылдыкларының, очучы птеродактиль һәм рамфоринх кәлтәләренең күчермәләрен, диңгез кәлтәләренең скелетларын, динозавр йомыркаларын һәм башка бик күп уникаль табылдыкларны күрергә мөмкин. Иллюстратив әсбаплар экспонатларны өстәмә мәгълүмат белән тагын да баета, күргәзмәдә парейазаврларның табылу урыны һәм әлеге җирлектә уза торган палеонтологик казылмалар турында фәнни-популяр фильм күрсәтелә.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли