03.06.2022
Ислам мәдәнияте музее2022 елның 3 июнендә 14:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда «Ун васыять. Автор билгеле» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее фондларының (Дербент шәһәре, Дагстан Республикасы) күчмә күргәзмәсенең премьерасы.
Беренче мәртәбә шәһәр халкы һәм башкалабыз кунаклары өч танылган авторның: Макс Эпштейн (Израиль), Джамал Ажигирей (Мәскәү) һәм Татьяна Ваганова (Майкоп) әсәрләре күргәзмәсе белән танышачак.
Өч авторның өч график сериясе – ислам, яһүд һәм христианлык тәгълиматлары турында уйланулары һәм бу кагыйдәләрнең безнең тормышта ничек үзгәрүен аңлау. Изге китапларга нигезләнеп бу кануннарның авторының бер булуын исбат итә алабыз. Шуңа күрә алар эчтәлеге һәм күләмнәре буенча күп очракта туры килә.
Тантанада Кол Шәриф мәчете имамы Илназ хәзрәт Шәрипов чыгыш ясады. Ул әлеге чараны Коръән сүрәләрен укудан башлады, рәссамнарның әлеге васыятьләргә фәлсәфи яктан карап нигезенә төшенүен билгеләп үтте һәм күргәзмәгә рәхмәтле тамашачыларның күп булуын теләде.
Дөнья мәдәнияте һәм диннәре тарихы музее директоры Диана Текрар кызы Гасанова Дагстан һәм Татарстан Республикалары арасында мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлекнең ныгуын билгеләп үтте. Бу омтылышларның чагылышы булып бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре булган ике төбәкнең музейлары тарафыннан үткәрелүче күргәзмәләр тора.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашучылар «Ачык гыйбадәтханәләр» проекты белән таныша ала. Ул Дербентның борынгы гыйбадәтханәләре турында сөйли.
«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.
Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.
Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.
Сайт https://parkingkzn.ru/ru/
Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли
Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)
Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.
Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли