30 августта Казан Кремлендә «Һөнәр – Ремесло» фестивале узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

30 августта Казан Кремлендә «Һөнәр – Ремесло» фестивале узачак

22.08.2022

Республика һәм шәһәр көнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Һөнәр-Ремесло» дип аталучы һөнәрләр фестивале узачак. Программада – бәйрәм концерты, һөнәрчелек остаханәләре, әдәби ишегалды һ.б. Фестиваль Казан Кремлендә 2022 елның 30 августында 11:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр була.

ФЕСТИВАЛЬ ПРОГРАММАСЫ

  • Библиобус, китап күргәзмәләре һәм әдәби викториналары булган әдәби ишегалды.
  • «ШАЯН ТВ» телеканалы чатыры. Бирегә килүчеләр «Татармультфильм» һәм «Татаркино» студияләре төшергән мультфильмнар һәм фильмнар карый алачак. Шулай ук бәйрәм кунаклары өчен рәсем ясау зонасы һәм мастер-класслар, татар биюе буенча флэшмоб оештырылачак.
  • Һөнәрчелек остаханәләре. Кунаклар мастер-классларда чүлмәк һәм кондитер һөнәрчелеге, дизайн, сынлы сәнгать серләренә төшенә, шулай ук кадаклар ярдәмендә ясала торган «Мин яратам сине, Татарстан!» дип аталучы зур рәсем флешмобында катнаша ала. 
  • Һөнәрләр шәһәре. Туп утары мәйданында кунаклар төрле һөнәр серләрен белә алачак – архитектордан алып флористка кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы халыкларының традицион уеннарында катнаша ала.
  • Кол Шәриф мәчете янында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр татар эстрадасының танылган йолдызы Фирдүс Тямаев һәм «Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗаты фестивалендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Ә 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр мәйданда Казанның балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли