31 майда Гавами урыннары ишегалдында «Орнамент милли киемнең көзгесе» дип аталган темага лекция узачак - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

31 майда Гавами урыннары ишегалдында «Орнамент милли киемнең көзгесе» дип аталган темага лекция узачак

30.05.2023

2023 елның 31 маенда 19:00 сәгатьтә Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында «Орнамент милли киемнең көзгесе» дип аталган темага лекция узачак. Бу инде «Казан Кремле» музей – тыюлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының уртак проекты «Фәнни мохит» циклыннан икенче лекция.

Йөзләрчә еллар дәвамында безнең ата-бабаларыбызның тирә-юнь дөньясы, аның төзелеше һәм анда кешенең тоткан урыны турында образлы күзаллаулар формалаша. Үткән буын тәҗрибәсе форманы күрү, төсне һәм ритмны кабул итүнең этник үзенчәлекләрендә чагыла, орнамент, костюм, халык осталарының сынлы сәнгатендә ачыла.

Лекторлар:

  • Яо Михаил Константин улы – сәнгать белгече, социология фәннәре кандидаты, КФУның Дизайн һәм киңлек сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы.
  • Еманова Юлиана Геннадий кызы – сәнгать белгече, педагогия фәннәре кандидаты, КФУның Дизайн һәм киңлек сәнгате институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, Сәнгать белгечләре ассоциациясе әгъзасы.

Кайчан: 2023 елның 31 маенда 19:00 сәгатьтә

Кайда: «Казан Кремл» музей-тыюлыгының Гавами урыннары ишегалды, буа янындагы амфитеатр

Лекциягә керү ирекле

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли