7 март – Казан Кремле музейларына түләүсез керү көне - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

7 март – Казан Кремле музейларына түләүсез керү көне

03.03.2023

Һәр айның беренче сишәмбесендә Татарстан халкы һәм кунаклары Казан Кремле музейларына түләүсез керә ала.

2023 елның 7 мартында «Эрмитаж-Казан» үзәге, Гавами бинасы күргәзмә заллары, Татарстанның Табигать тарихы музее, Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Туп утары музее, Ислам мәдәнияте музее, Благовещение соборы тарихы музее түләүсез керү өчен ачык булачак.

МУЗЕЙЛАРГА СЕАНСЛАР БУЕНЧА КЕРЕП БУЛАЧАК

  • Түләүсез сеансларга билетларны сылтама буенча үтеп яки музей кассаларында алырга мөмкин
  • Сеанслар иртәнге 10:00 башлап һәм ярты сәгать саен үткәрелә
  • Техник тәнәфес 13:00 – 14:00 сәгатьтә

Сеанслар тәртибе:

  1. 10:00
  2. 10:30
  3. 11:00
  4. 11:30
  5. 12:00
  6. 12:30
  7. 14:00
  8. 14:30
  9. 15:00
  10. 15:30
  11. 16:00
  12. 16:30
  13. 17:00

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 2023 елның 30 апреленә кадәр Казан шәһәренең музей комплексы тупланмасыннан «Казан гасырлар манзарасында» күргәзмәсендә түләүсез керергә мөмкин.

Тулырак мәгълүмат Казан Кремленең Визит-үзәге телефоны буенча +7 (843) 567-80-16 яки электрон почта аша: excurs.kremlin@tatar.ru

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли