«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча татар телендә уен программасы апробациясе - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

«Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча татар телендә уен программасы апробациясе

21 нче апрель 15:00 сәгатьтә балаларны һәм ата-аналарны «Фламанд  сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсе буенча татар телендә уен программасына чакырабыз.

Программада катнашучылар ерак XVII гасырга, бөек рәссамнар иленә гаҗәеп сәяхәткә юл тотачак. Яшь сәяхәтчеләр XVII гасырның ерак Фландриясенә күченәчәк, үз илләрен бөтен дөньяга таныткан бөек осталар белән очрашачак. Программада катнашучылар, табышмакларны чишеп,  әсәрләрнең яшерен мәгънәләре белән танышыр.

Уен элементлары ярдәмендә катнашучылар рәссамнарның һәм аларның замандашларының тормышы, хыяллары, зәвыклары һәм шатлыклары турында белә. Рубенс, Йорданс, Ван Дейка, Тенирс һәм аларның замандашларының  әсәрләре  якты тәэсирләр бүләк итәчәк, ә музей сәяхәте катнашучыларны яңа белемнәр белән баетачак.

ПРОГРАММАДА КАТНАШУ БАЛАЛАР ҺӘМ АТА-АНАЛАР ӨЧЕН БУШЛАЙ

Программага алдан язылырга кирәк.

Телефоннар:
+7(843)567-80-34;
+7(843)567-80-32

Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли