Август ае өчен инклюзив программалар планы - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Август ае өчен инклюзив программалар планы

31.07.2023

Күрмәүче һәм начар күрүче кунаклар өчен:

3 август 13:00 сәгатьтә – «Казан Кремле» музей-тыюлыгы җирлеге буенча «Кремльгә кагыл» экскурсиясе (архитектура һәйкәлләренең тактиль макетын кулланып).

16 август 10:00 сәгатьтә – «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Александр Македонский. Көнчыгышка юл» күргәзмәсе буенча экскурсия (тактиль станцияләрне кулланып).

Ишетмәүче һәм начар ишетүче кунаклар өчен:

26 август 13:00 сәгатьтә – Казан Кремле җирлеге буенча рус ишарәләр телендә экскурсия.

Социаль тарихлар:

Музей-тыюлыкка килергә әзерлек өчен социаль тарихлар бар.

Экскурсиягә +7 (904) 664-16-95 телефоны буенча алдан язылырга кирәк (урыннар саны чикләнгән). Бәясе: түләүсез

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли