Бүген Казан Кирмәнендә эш визиты белән Ростуризм башлыгы булды - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Бүген Казан Кирмәнендә эш визиты белән Ростуризм башлыгы булды

23.09.2021

Бүген Казан Кирмәненә Ростуризм башлыгы Зарина Догузова эш визит ясады. Ул  шәхсән Татарстан Республикасы башкаласының туристлык объектлары һәм мәдәни өлкәсе белән танышты. Кунакларны премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы директоры Айрат Сибагатуллин каршы алды.

Зарина Догузова туристлар белән Мәскәүдән Казанга килүче беренче чартерны озатып йөрде. 2021 елда Ростуризм Россия буенча чартер программасын башлап җибәрде. Аның кысаларында сәяхәтчеләр өчен тулысынча әзер турлар оештырыла. Тулы, мавыктыргыч, бай эчтәлекле турпакетның  программасы Казан Кирмәне, Зөя утрау-шәһәре, Бөек Болгар һәм Татарстанның башка туристлык объектлары буенча экскурсияләрне үз эченә ала.

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли