Казан Кремле музейларында балалар өчен программалар - Музей-заповедник «Казанский Кремль»

Казан Кремле музейларында балалар өчен программалар

24.01.2023

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы балаларны, шулай ук ата-аналарны һәм педагогларны интерактив белем бирү программаларына чакыра, алар 2023 елның 30 гыйнварыннан 6 февраленә кадәр узачак:

Укучылар борынгы ныгытманың төп истәлекле урыннары белән уен формасында танышачак. Бу программа – Казан Кремле буенча күзәтү экскурсиясе белән аваздаш.

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-34

«Эрмитаж Казан» үзәге

Балалар үзләре борынгы чорда ясалган гравюрадан аерылмаслык итеп картина иҗат итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-81-60

Туп утары музее

Табигать тарихы музеенда яшь кунаклар яңа ачышлар эзләп, искиткеч маҗаралар белән тулы ерак тарихи дөньяга, сәяхәт итәчәк. Уен формасында балалар галәмнең ничек барлыкка килүе белән танышачак, космоста нәрсә булуын һәм планетабызның үз эчендә нинди серләр яшерүен беләчәк.

4 февраль 11:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-37

Татарстанның Табигать тарихы музее

«Кышкы әкият» мастер-классы — фетр, ясалма ефәк һәм йоннан катнаш техникада үз картинанны иҗат итү мөмкинлеге. Һәр катнашучы бу материаллар белән эшләү алымнарына төшенәчәк һәм үз куллары белән ясаган картинасын гына түгел, ә яңа үзләштерелгән осталык күнекмәләрен дә алып китәчәк. Әлеге техника ярдәмендә иҗат итә башлаучылар өчен, мастер-класс үз көчләрен сынап карарга менә дигән мөмкинлек.

Барлык кирәкле материаллар музейда бирелә

4 февраль 12:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-35

Татарстанның табигать тарихы музее

«Осталар шәһәре» студиясеннән «Тылсымлы танграм» мастер-классында һәр катнашучы үзенең иҗади мөмкинлеген ачып, открытка ясау буенча идеяләрен тормышка ашыра алачак. Балаларга скрапбукинг техникасы турында сөйләячәкләр һәм кисү, тигезләү, куныкландыру һәм башка күп кенә алымнар белән таныштырачаклар.

Барлык кирәкле материаллар музейда бирелә

4 февраль 13:30

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-35

Татарстанның табигать тарихы музее

Мастер-класста катнашучылар үз куллары белән җитен һәм нык баудан уенчык ат ясыячак. Бу бик яхшы бүләк һәм сувенир!

4 февраль 13:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-24

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Музейда гадәти булмаган бер мөһер бар. Бу нинди мөһер һәм ул кемнеке? Аның көче нәрсәдә? Бу сорауларга җавап бирер өчен, балаларга үткән чорларга сәяхәт итәргә, яшерен язмаларны чишәргә, борынгы тәңкәләрне өйрәнергә, кодны ачыкларга һәм мөһерне эзләргә туры киләчәк.

4 февраль 14:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-24

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Экскурсиядә катнашучылар, музей заллары буйлап сәяхәт итеп, чордан чорга күчеп, Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Казан губернасы һәм хәзерге республика хакимияте символлары белән таныша алачак. Чара кече мәктәп яшенә (1-4 сыйныфлар) исәпләнгән.

4 февраль 14:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-24

Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее

Балалар балыклар һәм җир-су, диңгез һәм коры җир динозаврлары, кошлар һәм имезүчеләрнең үсеше тарихы белән танышачак. Программада катнашучыларны һәр залда кызыклы биремнәр һәм сынаулар көтә. Аларга тарихи балыкларны ашатырга һәм Казан диңгезе ярларында булырга туры киләчәк. Борынгы кәлтәләр белән якыннан танышып, чын казу эшләрендә катнашып, үзләрен палеонтологлар кебек хис итә алачак.

5 февраль 11:00 сәгатьтә

Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 567-80-37

Татарстанның табигать тарихы музее

керүчеләргә

Маршрут ысуллары
читать далее

«Үзәк стадион» тукталышы
6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75 автобуслар;
2 троллейбус «Кремль»
метростанциясе «Казан Кирмәне» керүчеләр өчен тәүлек буе ачык.

Спас манарасы аша тәүлек дәвамында, Тайницкая манарасы аша 06:00-20:00 сәгатьтә музей-тыюлык җирлегенә кереп була.

Автотранспорт кую өчен урын
читать далее

Автотранспортны музей-тыюлык янындагы түләүле муниципаль парковкага куярга була Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә - парковка өчен түләү алынмый.

Сайт https://parkingkzn.ru/ru/

Сувенирлар
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә сувенир һәм кулдан эшләнгән әйберләр белән сәүдә итүче кибетләр эшли

Аудиогид
читать далее

Аудиогид – Казан Кирмәне белән танышу өчен уңайлы чара. Аудиогидны вакытлыча алып тору бәясе: 300 сум (аудиогид, наушниклар, карта)

Аудиогидны «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгының Спас манарасында урнашкан кассадан алып була Кассаның эш сәгатьләре: 08:00-20:00 Аудиогидны алу өчен залогка документ (юл йөрү яки пенсия таныклыгы), яки 2000 сум күләмендә акча калдыру мәҗбүри.

Кафе
читать далее

Казан Кирмәне җирлегендә көн саен 08:00-20:00 вакыт аралыгында «WI-FI CAFE» эшли